Президент – җирле хакимияткә: Казаннан гына ярдәм көтеп булмый

Авыл һәм шәһәр халкын чиста су белән тәэмин итү, муниципалитетлардагы хезмәт хаклары, җәмәгать транспорты. Муниципаль берәмлекләр советының Казанда узган XVI съездында әнә шул һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Съезд барлык район башлыкларын, республика дәүләт хөкүмәте органнары, җирле үзидарә органнары ветераннары, якташлык җәмгыяте, иҗтимагый берәмлекләр вәкилләрен  бер залга җыйды.

Ел дәвамында эшләнгән эшләргә йомгакны «Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ясады. Көн кадагындагы һәм халыкны борчыган сорауларның берсе итеп ул чиста су проблемасын күтәреп чыкты. Форум алдыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуын һәм аларның күпчелеген сыйфатлы су булмавы борчуын әйтте.

– Статистика мәгълүматлары буенча, республикадагы суүткәргеч челтәрләрнең 32 проценты тузган. Бу – 6 мең чакрым тирәсе дигән сүз. Ун ел эчендә алыштырырга тиешле челтәрләр озынлыгы 800 чакрымга җиткән, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Дөрес, Татарстанда су проблемасын хәл итүдә программаларның роле зур. Ел саен 650 млн сумга эшләр башкарыла. Ә 2010 елдан башлап 2700 чакрым суүткәргеч челтәрләр төзелгән. Шул ук вакытта күпчелек районнарда халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе катлаулы булып кала.

– Су белән тәэмин итү чыганакларының күпчелек өлеше муниципалитетлар тарафыннан кадастр учетына куелмаган, күпчелек объектлар һәм челтәрләр авыл җирлеге карамагында. Аларны махсуслашкан оешмаларга тапшыру бик сүлпән бара. Шулай ук, алдагы сәбәпләр нәтиҗәсендә, скважиналарны лицензияләү дә акрын бара. Әлеге авырлыклар белән беррәттән су өчен тарифны билгели алмыйлар. Бу проблемалар йомгагын сүтәргә кирәк, алга таба сузудан мәгънә юк, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Билгеле булганча, ел дәвамында муниципалитетларда территорияләрне планлаштыру документларын җайга салу буенча эшләр актив рәвештә алып барылды.  Гомумән алганда, быел уңай күренешләр күп булды – 1096 торак пункт чикләре кадастр учетка куелган. Шул ук вакытта закон бу эшне 2024 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамлауны таләп итүне истә тотып, район башлыкларына әлеге мәсьәләне шәхси контроленә алырга кирәк. Беренче чиратта эшли башлаган 994 торак пункт чикләре буенча документларны эшләү һәм кабул итү тора. Монда эш акчада гына түгел, ә оештыру һәм бюрократик сорауларда тукталып кала. 1029 торак пункт буенча эшләр әле башланмаган да. Әлеге эшләрне башкарып чыгарга акча кирәк, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Су белән тәэмин итү проблемасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Ул муниципаль берәмлекләр алдында бурычлар куйды.

– Республикада су буенча проблема зур, – диде ул. – Суны яхшы сыйфатлы итеп бирергә тиешбез. Яхшы сыйфатлы булсын өчен, бик күп акча түгәргә кирәк. Ә ул суны бакчага сибәбез, башка җирдә кулланабыз. Сусыз булмый. Һәр авылда, һәр шәһәрдә җитәрлек күләмдә су булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада бик күп эшләр эшләнә, эшләгән саен эш кимеми, арта гына.

– Районда эшләдек, моның кадәр программаның чиреге дә, ун проценты да юк иде. Шулай да тормыш алга бара, халыкның таләпләре хәзер икенче. Без бу таләпләргә әзер булып торырга тиеш. Монда күтәрелгән мәсьәләләр турында да беләбез, – диде ул.

Президент халык санын алуның алдан нәтиҗәләре белән канәгать булуын белдерде.

– Төгәл нәтиҗәләрне вакыты килеп җиткәч җиткерербез. Мин исә бераз алга китеп булса да әйтәм, республикада яшәүче халык саны арта. Бу безне бик сөендерә. Димәк, Татарстан кызыктыра. Китүчеләр булса да, килүчеләр кимрәк түгел. Дөрес, демография буенча да позитив динамика көткән идек. Ләкин пандемия безнең планнарны бераз бозды. Республика үзенең мөмкинлекләрен үстерә. Ул икътисады белән дә, уку йортлары, инвестицияләре белән дә кызыктыра. Яшәү сыйфаты буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе,  – диде ул.

Халык санын алу димәктән, Президент Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булган 2021 елга да йомгак ясады. “Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә шартлар булырга тиеш. Татар теле генә түгел, чуваш, удмурт, мари, мордва телләре дә…Дини традицияләр буенча яшәргә шартлары булырга тиеш. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла”, – диде ул.

Президент сүзләренә караганда, авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча да зур эшләр алып барыла. Бу мәсьәләдә аеруча актив районнар исемлегендә – Саба, Кукмара, Буа, Питрәч һәм Апас.

– Бүген съезд башланыр алдыннан без шәһәр һәм районнарга 69 юл-коммуналь техника тапшырдык. Шушы көннәрдә тагын 86 машина бирәчәкбез. Без техникадан башка сыйфатлы эш алып барып булмавын аңлыйбыз, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты белән авырлыклар барлыгына басым ясап, аерым бер урыннарда бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаганлыгын әйтте.

– Казаннан гына ярдәм көтеп булмый, урыннарда үзегезгә дә эшләргә кирәк. Транспорт схемаларын караячакбыз. Бу системада тәртип салырга кирәк. Монда акча мәсьәләсе генә түгел, ә оештыруны да карарга кирәк, – диде ул.

Әлбәттә инде, съездда пандемия турында да сүз булды. “Барлык хакимият органнарының төп бурычы – авырулар санын киметү һәм җәмгыятьне гадәти тормыш шартларына кайтару. 60 яшьтән узганнарны вакцинацияләү эшен җиренә җиткереп башкармыйсыз. Хәзер көненә 5-6 кешене югалтабыз, ә 10-12 кешене югалткан көннәр булды бит. Җирле хакимияттә аерым җаваплылык. Сездән башка бу проблеманы хәл итеп булмый. Чикләүләрне катгый үтәргә кирәк. Тикшерүләр белән чыгабыз, кайбер урыннарда моңа ваемсыз карауларын күрәбез. Бездә барысы да вакцинация узган: Минимер Шәрипович, Фәрит Хәйруллович, мин дә инде берничә тапкыр. Көн саен эшкә йөрибез бит. Халыкка таралган сүзләрне фейк дип аңлатырга кирәк. Иң аянычы – кеше үлеме”, – диде Президент.

Зөһрә Садыйкова

Фото: tatarstan.ru

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү