РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ: «МИН КЫШ БАБАЙГА РӘХМӘТЛЕ»

ВЛАДИМИР ПУТИН ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН АРАЛАШТЫ

Икътисад коронавируслы чорны ничек кичерде? Президентның иң яраткан министры кем? Кыш бабайга ул ни өчен рәхмәтле? Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән зур матбугат очрашуы оештырды. Кемдер – кызыл күлмәге, кайсы кызыл йөрәге белән Президентның игътибарын җәлеп итәргә, кызыксындырган соравына җавап алырга теләде. Татарстан вәкиленә дә бу уңыш елмайды. «ВТ» исә чараны онлайн күзәтте. Президент журналистлар белән нәрсә турында сөйләште?

Коронавирус һәм икътисад

Билгеле инде: матбугат очрашуына җыелганнарның күпчелеген коронавируска бәйле сораулар борчыды. Беренче сорау шушы инфекциягә һәм аның ил-көн тормышына йогынтысыннан башланды да. Россия икътисадтагы киеренкелекне ничек кичерә? Бу чордагы Хөкүмәт эшеннән дәүләт башлыгы канәгатьме?

Владимир Путин әйтүенчә, коронавирус белән көрәш әле дә дәвам итә. «Аның икътисадка тәэсире турында күп сөйләнде. Коронавирус алдыбызга китереп куйган бурычларга, башка илләр белән чагыштырганда, күпкә әзерлеклерәк булып чыктык. Икътисадтагы кимү дәрәҗәсе
3 процентны тәшкил итте. Без башкаларга караганда икътисадны тизрәк торгыздык», – диде дәүләт җитәкчесе.

Владимир Путин сүзләренә караганда, быел тулай эчке продуктның 4,5 процентка үсеше көтелә. Үзгәреш башка өлкәләрдә дә бар.

– Сәнәгать җитештерүчәнлеге – 5, эшкәртү җитештерүчәнлеге 5,2 процентны тәшкил итә. Төзелешкә бәйле күрсәткечләр яхшы. Быел 90 млн квадрат метр торакны кулланышка тапшырдык. Инф­ляция 8 процент булыр дип фаразлана. Бу алдан фаразлаган күрсәткечтән күб­рәк. Эшсезлекнең пандемиягә кадәр булган күрсәткеченә кайтасыбыз килгән иде. Ул 4,6 иде, хәзер – 4,3. Дәүләтнең тышкы бурычы бераз кимеде, – дип сөйләде Президент. – Безне борчый торган бер мәсьәлә – гомер озынлыгы. Ул бераз кыскарды. Узган ел 71,5 булса, хәзер – 70,1. Бу – коронавирусның тискәре йогынтысы.

Владимир Путин Хөкүмәт һәм Үзәк банк эшчәнлеген уңай бәяләве турында әйтте. «Азрак тыйнак булыйк – канәгатьләндерерлек эшчәнлек. Нәтиҗәләре яхшы», – диде ул.

Коронавируска бәйле вазгыятькә килгәндә, ил җитәкчесе хәзер инфекциягә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе
59,4 процентка җитүе турында белдерде. Тик бу гына җитми. Коронавирустан күп­ләп үлүчеләр саны да күмәк иммунитетның тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйле дигән фикердә Президент. «Яңа штамм һәм инфекцияләр дә сәламәтлек саклау тармагында проблемалар һәм иммунитет дәрәҗәсе түбән булган җирдә бар­лыкка килә. Хәзер иң мөһиме – вакциналарны үзара тану һәм аларны бөтен ­дөнья буенча мөмкин кадәр тизрәк, күб­рәк күләмдә тарату. Глобаль бәлане башкача хәл итә алмаячакбыз. Кайбер илләр­дә 90–95 процентка ирешү зарурилыгы турында сөйлиләр», – диде ил башлыгы.

Шул ук вакытта вакцина ясатудан баш тарткан өчен җәза булырга тиеш түгел дип саный Владимир Путин.

– Безнең халык тапкыр ул: басым ясый башласаң, чикләүләрне урап узу юлларын табачак. Нинди фикердә булуына карамастан, кешеләргә хөрмәт белән карарга кирәк, – диде ул.

Үсеш нокталары

Владимир Путин матбугат очрашуы барышында илнең алга таба үсешендә төп өч бурыч торуын билгеләп үтте. Аның берсе демография белән бәйле. «Шундый зур ил өчен 146 млн җитми», – дип искәртте Президент. Тагын бер мөһим мәсьәлә инфраструктурага бәйле. Бу максатларга илкүләм проектлар кысасында да акча бүлеп бирелә. Өченче бурыч – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.

Очрашуда пенсия турында да сүз булды. Владимир Путин фикеренчә, Хөкү­мәт пенсия күләмен чынбарлыктагы ­инфляция дәрәҗәсенә карап индекса­цияләргә тиеш. «Моны һичшиксез эш­ләя­чәкбез», – диде ул. Хокук саклау органнары һәм көч структуралары хезмәткәрләренең акчасы һәм пенсиясе дә чынбарлыктагы инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләнергә тиеш.

Тышкы һәм эчке сәясәт

НАТО һәм Россиянең мөнәсә­бәтләре ­турында сорауга Путин: «Безне алдаладылар. НАТО үз көчләрен көнчыгышка юнәлтмәячәк дип ышан­дырган иде.
90 нчы елларда шулай вәгъдә ­иттеләр», – дип җаваплады.

Кытай белән мөнәсәбәткә килгәндә, Президент анысын дусларча дип атады. «Без бер-беребезне дуслар дип атыйбыз. Бу эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. Азия тиз үсеш ала, Кытай дөньякүләм икътисадта алдынгы санала. Төрле юнәлешләрдә эшлибез», – дип шәрехләде ул.

Оппозиционер Алексей Навальныйга бәйле хәлгә килгәндә, Россия Президенты бу вакыйга турында сөйләүне туктатырга кирәк булуын белдерде.

Украина турында әйткәндә, ил баш­лыгы алар белән күршеләрчә мөнәсәбәт корырга теләүләрен белдерде. Әмма хәзерге җитәкчелек белән моңа ирешеп булмый.

Татарстан соравы

Владимир Путинга сорау бирү бәхете «KazanFirst» интернет-басмасы редакторы Кирилл Шлыковка елмайды. Татарстан вәкиле күпбалалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен бүлеп бирү һәм әлеге территорияләрне алга таба да үстерү мөмкинлеге турында сорашты. Журналист республикада күпбалалы гаиләләрнең күп булуын, җир кишәрлекләре бирелсә дә, инфраструктура юклыгыннан даими рәвештә зарлануларын ишетергә туры килүен әйтте.

– Россиядә инфраструктураны үстерүгә күп акча бүлеп бирелә. Бу ихтыяҗларны проектларга кертергә кирәк. Хөкүмәт алдына мондый бурыч куелыр, – дип җавап бирде Владимир Путин.

Инфраструктура димәктән, матбугат очрашуында авылларның хәле турында да сүз булды. Президент моңа бәйле эшне зур бурыч, комплекслы эш дип атады. «Инфраструктура үсешенә китәчәк акчаның зур өлеше авыл җиренә кагыла», – диде ул.

Интернетта куркынычсызлык

Бу мәсьәлә турында күптән сүз куерталар инде. Әйтик, социаль челтәрләргә пас­порт белән генә теркәлү мөмкинлеген дә тәкъдим итеп карадылар. Ил башлыгы бу уңайдан ни уйлый?

– Интернет безнең тормышның күп өлешен алып тора. Димәк, ул да әхлак кагыйдәләренә һәм законга буйсынырга тиеш. Күп кенә илләрдә трафикны киметү, челтәрләрне юк итү кебек ысуллар кулланалар. Мондый чараларга ук бармаска иде безгә. Алтын урталык кирәк, – диде Президент. – Ирекне дә чикләргә кирәкми, җәмгыятьне тискәре күренеш­ләрдән дә саклау мөһим.

Европага газ җибәрү

Европага газ җибәрү һәм бәя артуда Россияне гаепләүләр турындагы сорауга:

– Ялганлыйлар инде һаман. «Газ­пром» соралган күләмне җибәрә, хәтта арттыра да. Минемчә, бу – бердәнбер шундый ­компания. Америка да Европа базарына сатасы газ күләмен киметте. Бәя артты. Монда, саный китсәң, кытлык тудырырдай сәбәпләр күп. Европадагы төп кул­ланучыбыз – Германия, – диде ил җи­тәкчесе.

Төрмәдә көч куллану

Бу хакта сорауны ил башлыгына Ксения Собчак бирде. Владимир Путинның бу җәһәттән җавабы мондый булды:

– Көч куллану һәм кешеләргә карата рәхимсез мөгамәлә күрсәтү Россиянең генә проблемасы түгел. Башкаларда да моңа бәйле хәл ителмәгән мәсьәләләр аз түгел.

Төрлесеннән

Чара гел җитди рухта гына бармады. Мәсәлән, журналистлар Владимир Путиннан аның Кыш бабайга мөнәсәбәте турында кызыксынды. «Әлегәчә Кыш бабай белән минем арадагы мөнәсәбәтләр яхшы иде. Мин аңа рәхмәтле. Ә аеруча зур рәхмәтем – Россия халкына. Президент вазыйфасын ышанып тапшырган өчен», – диде Владимир Путин.

Шәхси сорауларга да вакыт калды. Дәүләт җитәкчесеннән спортка, блогерларга мөнәсәбәтен сораштылар. «Спорт белән шөгыльләнүне бурычым дип саныйм. Блогерлар тормышын күзәтмим. Гомумән, мин ФСБ җитәкчесе вазыйфасыннан киткәннән бирле беркем артыннан да күзәтмим», – дип җаваплады ул бу сорауларга.

Хөкүмәттәге яраткан министрлары турында да кызыксындылар.

– Андыйлар булырга да мөмкин түгел, булмады да. Күпләре белән озак еллар эшлим, аларны яхшы беләм. Әгәр дә нәрсәнедер эшләп җиткермәүләрен күрәм икән, шәхси мөнәсәбәтләребез нинди булуга карамастан, әйтәм. Теләсә кайсы сорауга тиешле мөнәсәбәт күрсәтүләренә ирешәм, – диде ул.

Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, яшәү өчен кайсы шәһәр иң яхшысы? Дәүләт җитәкчесе Россиядә зур шәһәрләр белән бергә кечкенәләре дә үсеш ала дигән фикердә.

– Безнең илдә үзеңне уңайлы хис итә алырлык матур урыннар күп. Краснодар, Кырым һәм Казан яхшы үсеш алган, – диде ул.

Уфа турында

Күптән түгел Президент Уфа шәһәре юбилеен бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Күршеләр аннан нинди ярдәм күрсәтеләчәге хакында кызыксынды.

– Уфага килергә тырышырмын. Искиткеч урын. Россиядә ислам дөньясы үзәк­лә­ренең берсе ул. Без республика җитәкчелеге белән өстенлекле юнәлешләрне билге­ләячәкбез. Өстәмә ярдәм кирәк түгелдер. Булганнарыннан дөрес итеп файдаланырга кирәк, – диде Владимир Путин.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Рамил Ситдиков / Риа Новости

 


Фикер өстәү