КФУ ректоры вазыйфаларын кем башкарачагы билгеле

КФУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Дмитрий Таюрский билгеләнгән. Бу турыда «Татар-Информ» хәбәр итә.

Тиешле карарны Россиянең мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков кабул иткән.

Дмитрий Таюрский — КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры. Ул шулай ук физика-математика фәннәре докторы, профессор, гомуми физика кафедрасы мөдире.

Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университетының гыйльми советы, вуз ректоры Илшат Гафуровның кулга алынуы сәбәпле, Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга, фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган иде.

КФУның гыйльми советы, Гафуровның кулга алынуы сәбәпле, Мишустин, Фальков һәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән


Фикер өстәү