КФУның гыйльми советы, Гафуровның кулга алынуы сәбәпле, Мишустин, Фальков һәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән

Казан федераль университетының гыйльми советы, вуз ректоры Илшат Гафуровның кулга алынуы сәбәпле, Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга, фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган. Мөрәҗәгать югары уку йорты сайтына урнаштырылган.

Гыйльми совет әгъзалары КФУ хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, студентлар исеменнән килеп туган хәлне гадел карап тикшерүгә ярдәм итү үтенечен җиткергән.
Хатта билгеләп үтелгәнчә, Илшат Гафуров 2010 елның апреленнән – ректор вазыйфасына билгеләнү вакытыннан алып, бүгенгәчә барлык юнәлешләрдә: мәгариф, фән, тәрбия, инновация юнәлешләрендә университетны үстерү өчен кирәкле барлык шартлар тудырган. Шушы чорда фәнни-мәгариф инфраструктура яңартылган, яңа институтлар һәм фәнни үзәкләр, фәнни-тикшеренү лабораторияләре, планетарий һ.б. ачылган. Чит шәһәрләрдән килгән студентлар өчен Универсиада авылында бөтен шартлар тудырылган.

Гафуров тәкъдиме белән КФУга медицина белемен бирү өлкәсе кире кайтарылган, фәнни-клиник эшчәнлек торгызылган. Хәзер Казан университеты төрле фәннәр буенча халыкара рейтингларда катнаша. КФУ – Россия мәгариф системасы лидерларыннан берсе, диелә галимнәр мөрәҗәгатендә.
“Казан федераль университетының 50 меңгә якын студентны, 10 мең хезмәткәрне (шул исәптән 2 меңгә якын медицина хезмәткәрен) берләштерүдән чыгып, сездән мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмавыгызны сорыйм”, – диелә хатта.


Фикер өстәү