Казанның югары уку йортлары студентларга тулай торакта яшәү һәм туклану өчен ташлама ясыйлар

Казан федераль университеты яшәү һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне гамәлдән чыгарган, медицина университеты яшәү өчен түләүне өчтән бер өлешкә кыскарткан, энергетика университетытнда исә ватаннарына кайта алмый калган чит ил һәм шәһәр студентларын бушлай ашату белән тәэмин иткән. Татарстанның өч югары уку йорты хәзерге вазгыятьне исәптә тотып шундый ярдәм чаралары күрсәтә.

Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков фикеренчә, илдә килеп туган вазгыять аркасында, тулай тораклардан вакытлыча киткән студентлар өчен коммуналь хезмәтләр, яшәү өчен түләүне киметү дөрес булачак. Ул түләүләрне киләсе айга кичектерергә тәкъдим иткән иде. Министр моны югары уку йортлары җитәкчелеге ихтыярына калдырды. КФУ, КДМУ, КГЭУ ректорлары Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгының тәкъдимен хуплап чыкты. Бу уку йортлары студентлар өчен башка төр ташламалар да кертте.

— Апрель өчен студентлардан коммуналь хезмәтләр һәм тулай торакта яшәү урыны өчен түләү алмаска булдык. Бу ай өчен түләп куючыларның акчалары исә киләсе айга күчереләчәк, — ди КФУ ректоры Илшат Гафуров. Бу чара университетның барлык филиалларында да кабул ителгән. Ректор әйтүенчә, университет администрациясе көн саен тулай торактагы вазгыятьне тикшереп тора.

КГЭУда студентларга ярдәм чаралары министрлык тәкъдименә кадәр үк күрелә башлаган инде. Ректор Эдвард Габдуллаҗанов әйтүенчә, университет тулай торакларында торып калган 231 студентны (алар арасында чит илнекеләр дә, Россиянеке дә бар) бушлай ашату каралган. Иртәнге һәм төшке аш белән аларны үзизоляция вакытында тәэмин итәчәкләр.

Шулай ук энергетика университетында тулай торак өчен түләүне 50 процентка киметкән. Ә дистанцион укуга күчеп, өйләренә кайтып киткән студентларга исәп-хисап ясалачак.

Казан медицина университетында  коммуналь хезмәтләр һәм тулай торак өчен түләүнең өч айга (апрель, май, июнь) ташламалы бәясен билгеләгәннәр. Уку йорты җитәкчелеге сүзләренчә, бу бюджетта укучылар өчен дә, түләп укучыларга да кагыла. Монда түләү бәясен 30 процентка киметәчәкләр.

Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИда да студентларны онытмыйлар. Матди яктан кыенлыклары булган тулай торакта калган студентларга азык-төлек белән ярдәм итәчәкләр.


Фикер өстәү