Витаминлы салат ясау ЫСУЛЫ

Чөгендерне чи килеш ашарга күнекмәгән без. Юкка шулай кыланабыз. Пешкән чөгендернең файдасы калмый диярлек. Шуңа күрә укучыларыбызга шушы рецептны тәкъдим итәргә булдык.

Уртача зурлыкта 1 чөгендер, кечерәк 2-3 кишер, ярты күчән кечерәк кәбестә (0,8 г чамасы), 1-2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменә карап лимон һәм кара борыч.
Кәбестәне ваклап турыйбыз, ә кишер һәм чөгендерне чи килеш эре угычтан уабыз. Бераз согы чыксын өчен, кәбестәне кул белән изәбез. Тирәнрәк эчле савытка барысын бергә салабыз. Лимон согы, борыч, үсемлек мае өстәп, болгатабыз. Мондый салат ябыгырга теләүчеләр, диетада утыручылар өчен дә бик кулай. Аны кичке аштан соң бераз вакыт узгач яки аны кичке аш урынына ашарга була.

 

Игътибар: мондый салат ашказаны авыртучылар өчен түгел!

 

Фото: zen.yandex.ru


Фикер өстәү