Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Яулык сере

Яулык сере

Кайбер хатын-кызлар башлык урынына яулык ябуны хуп күрә. Ләкин ул кайвакыт бик үк килешле булып чыкмый. Мода белгечләре әйтүенчә, яулыкның төсен биткә туры китереп сайларга кирәк. Ак, кара, соргылт, куе зәңгәр, коңгырт, аксыл төсләр теләсә кемгә килешә анысы. Тик менә коңгыртрак йөзле гүзәл затларга кызыл, әфлисун төсендәге, шәмәхә яулыкка өстенлек бирү әйбәтрәк булыр. Аксыл йөзле туташ-ханымнарга исә алсу, аксылга тартым алсу (шәфталу төсе), алсуга тартым кызыл (коралл төсе) төсләрдән дә яхшысы юк.

 

Яулыкны йөз формасына туры китереп, матур итеп ябу-бәйләү исә – үзе бер «фән». Түгәрәк йөзлеләргә, косынка кебек, өскәрәк, чәчләрне бит кырыйларына төшеребрәк, яулыкны кысыбрак ябу килешә. Озынчарак йөзлеләргә исә, битне бераз «түгәрәкләп» җибәрү өчен, бушрак ябып йөрү киңәш ителә.

 

 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре