Газетага язылу

Тәмле булсын! Эремчек шарчыклары

Сәвия Галиуллина рецепты:

Тәмле булсын! Эремчек шарчыклары

Кирәк: 400 г эремчек (5 процентлы), 200 г он, 2 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы тоз, йөздереп пешерү өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр пудрасы.

 

Эремчекне вак тишекле иләк аша чыгарабыз. Йомырка, тоз һәм шикәр комы өстибез. Барысын бергә миксерда болгатабыз. Онны, сода өстәп, илибез. Эремчек катнашмасына, болгата-болгата, аз-азлап он кертәбез. Камыр үзле, әмма артык каты булмаска тиеш. Кулларны үсемлек мае белән майлыйбыз. Камырны әстерхан чикләвеге зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп, шарчыклар ясыйбыз. Үсемлек маен тирән эчле табага салып кыздырабыз. Эремчек шарчыкларын, алтынсу төскә кергәнче, майда йөздереп пешерәбез. Артык маеннан котылу өчен кәгазь салфеткага тезәбез. Табынга куйганда, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре