«Кайнар линия» җавап бирә: чит илгә бару өчен сатып алынган юллама акчасын ничек кайтарырга?

Узган атнада “Кайнар линия”гә 200 кеше шалтыратып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапкан. Бу атнада телефон аша түбәндәге төп сораулар алынган.

1) Чит илгә бару өчен сатып алынган юллама өчен акчаны ничек кайтарырга?

Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге турында закон нигезендә, туристлар сәяхәтләрен, туроператор белән килештереп, ел дәвамында үзләре өчен уңайлы вакытка күчерергә, шул исәптән сәяхәт итүнең башка юнәлешен, башка ял урынын сайлап алырга мөмкин. Бу очракта акча туроператорда саклана.

Ә инде турист туроператорның сәяхәт юнәлешен яки вакытын алыштыру тәкъдиме белән килешмәсә, туроператор белән төзелгән килешүне өзә, хәтта аны судка бирә ала.

2) Туристларның тормышы һәм иминлегенә куркыныч янау режимы кертелмәгән илләргә сәяхәт кылуга бәйле килешүне өзгәндә, туроператор туристка күпме акчасын кире кайтарырга тиеш?

Килешү буенча бурычларны үтәп булмауга ике як арасыннан берсе дә гаепле түгел икән, заказчы (бу очракта – турист) эш башкаручыга (туроператор) фактта тотылган чыгымнарын түли – законда яки түләүле нигездә хезмәт күрсәтү килешүендә башкача күздә тотылмаса (Россия Гражданлык кодексының 781 статьясындагы 3 пункты).

3) Самолет һәм поезд билеты өчен түләнгән акчаны кире кайтару өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

Акчаны кире кайтару өчен билетны кайдан сатып алсагыз – шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк.

4) Чит илләрдә калган кешеләргә илебезгә ничек әйләнеп кайтырга?

Моның өчен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында (https://www.gosuslugi.ru/395103/1.) анкета тутыру шарт.

Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының “Зарубежный помощник” дигән мобиль кушымтасы (https://www.mid.ru/mobil-noe-prilozenie-mid-rossii-zarubeznyj-pomosnik-1) аша бу хакта хәбәр итәргә мөмкин.
Анкета тутырып җибәрелгәннән соң Россия Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, мәгълүматларны аныклау өчен, үзегез күрсәткән телефон аша сезнең белән элемтәгә керәчәк.

Илебезгә әйләнеп кайтуда кыенлыклар килеп туган очракта, түбәндәге “Кайнар линия” телефоннарына мөрәҗәгать итәргә.
“Ростуризм”ның “Кайнар линия”се:

+7-499-678-12-03, тәүлек әйләнәсе;

+7-495-959-15-66, тәүлек әйләнәсе;

+7-915-117-04-51, дүшәмбедән җомгага кадәр, 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кризислар үзәге департаменты (ДСКЦ) оператив дежур үзәкләренә түбәндәге телефоннар аша хәбәр итәргә мөмкин:

+7(495) 587 88 60,
+7(499) 244 19 77,
+7 (499) 244 19 88,
+7(499) 244 28 47,
яки Whats App мессенджеры аша +7 985 046 52 97 номеры буенча.

5) Татарстан Республикасында яшәүчеләргә һәм бизнеска ярдәм итү буенча төп “Кайнар линия”ләр телефоннары:

үзизоляция мәсьәләләре буенча – 8 (800) 250 90 33;

Татарстан Республикасында яшәүчеләргә психилогик ярдәм буенча – 8 (843) 279 55 80;

эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча – 8 (800) 222 37 22.


Фикер өстәү