Тормыш мәктәбе. Студентларга кайда яшәү отышлырак?

Кичәге мәктәп баласына, «Кем булырга?» дигән сорау белән беррәттән, «Кайда яшәргә?» дигәненә дә җавап эзлисе. Кем булсаң да, баш өстендә түбә кирәк. Тулай торакмы, фатирмы? Кайсында яшәү кесәгә дә, күңелгә дә отышлы? «ВТ» хәбәрчесе шуны белеште.

«Кухняны сез җыештырасыз»

– Авыл мәктәбен тәмамлап, КФУга кердем. 1 нче курста Казанныкы булмаган һәр студентка тулай торактан урын бирәләр, миңа да эләкте ул. Киноларда тулай торак тормышын матур итеп сурәтлиләр. Юк, анда тараканнар яшәвен, бар эшне үзеңә башкарырга туры килгәнен болай да беләбез, әмма тулай торакның эчке «кухня»сын, студентларның аралашуын күрәсем, минем дә шулар урынында буласым килде. Ниһаять, хыялым тормышка ашты: мин Универсиада авылында урнашкан тулай торакка билгеләндем, – дип искә ала кичәге студент Гөлчәчәк Низамиева. – Анда яшәү фатирдан ким түгел дип сөйлиләр иде бит. Беренче бер-ике атнабыз әйбәт узды. Аннары, көнгә әллә ничә тапкыр бүлмәгә кереп тикшерүләр, шәхси комодларны тентү башланды. Өстәвенә кухнябыз 4 бүлмәгә берәү иде. Безнең «күршеләр» рәтендә үзбәк, таҗик, урыслар күп, ә татарлар юк иде. Җитмәсә, күбесе – өлкән курс егетләре! Алар бездән көлеп, шаярып көн үткәрә иде, шуңа күрә үзебезнең бүлмәдә ашый башладык, чәйнекне дә бүлмәдә генә кайната идек. Моның өчен безгә әллә ничә тапкыр эләкте инде… Куып чыгарабыз, дип янадылар.

Гөлчәчәк, шундый «вак-төякләр» аркасында, тулай торак тормышының ямен күрмәгән. «Өлкән курс егетләре кухняны бары тик без генә җыештырырга тиеш дигән канун да уйлап тапты бер мәлне. Дежурлык дәфтәрендә, тикшерү кергән саен, безнең исем-фамилия тора иде. Без дә – үзсүзле кызлар, кухняда ашаган юк, дип җыештырмадык. Моның өчен тагын эләкте. Тик, бер ачу чыгып, аш-су бүлмәсен җыештырырга дип керсәк, андагы хәлләрне күреп һуштан яздык! Кухня шкафларының ярмалар саклана торган  киштәсенә тараканнар оялаган! Бу тараканнарны бүлмәдә дә күргәләдем. Шуңа күрә, өйгә ияреп кайтмагае дип, мин тулай торактан китү яклы булдым. Фатирга кереп торуның мең кат яхшырак икәненә инандым. Баламны да тулай торакта яшәтмәс идем», – дип искә төшерде студент елларын Гөлчәчәк.

«Начар яшәмәдек»

Журналист белгечлегенә укучы Гөлназ Әхмәдиева исә Универсиада авылындагы шартлардан бик канәгать.

– Шартлар яхшы, бүлмәләр иркен, юыну һәм аш-су бүлмәләре бар, тирә-юньдәге табигать тә матур. Тулай торак кына кешегә мөстәкыйльлек өсти дип уйламыйм, чөнки фатир ни, тулай торак ни – икесендә дә чисталыкны һәм үзеңнең яшәү шартларын карап торырга кирәк,  – ди быел 1 нче курсны тәмамлаган кыз.  – Беренче чиратта, студентлар өчен тулай торакның кулай ягы – чыгымы аз булудыр. Әгәр тулай торакта яшәү мөмкинлеге бар икән, аннан файдаланырга кирәк. Биредә бит синең шикелле студентлар, дусларың, бүлмәдәшләрең – алар белән студент тормышы ямьләнә.

Эльвира Ибраһимова моннан берничә ел элек КНИТУ-КАИ бетергән. Студент еллары тулысынча тулай торакта үткән.

– Укырга кергәндә, тулай торакның, гомумән, укуның нинди буласын видеода күрсәттеләр. Чынбарлыктан нык аерылды инде ул… Әмма мин начар яшәдек дип зарланмыйм, – дип искә ала ул хәзер. – Этажга бер аш-су бүлмәсе иде. Әйе, тараканнар да булды. Коронавирус чорында, өйләргә кайтып киткәч, кайбер студентларның салкын карашы аркасында, тычканнар да ияләште. Суыткычлардан азык-төлекне бушатмаганнар икән.

Елына җиде мең сум түләп торган Эльвира. «Студентларның барысы да тулай торакта торырга тиеш түгел дип саныйм. Әйтик, «әни малайлары» бар. Үз артларыннан җыештырып йөри белмәгән кешеләр фатирда торса хәерле. Тулай торактагы бүлмәдә син башкаларның фикерен ишетергә, алар белән санлашырга өйрәнәсең. Башка чараң юк. Районнардан, ераклардан килүчеләргә, тулай торакта һичшиксез яшәп алырга кирәк! Ияләшү, танышу өчен бик мөһим бу. Авыл балалары баштарак барысын да белеп бетермәскә мөмкин», – дип сөйләде кичәге студент.

Кыйммәтле куыш

Элегрәк, студентка фатирга керергәме, ипотекага алыргамы, дигәндә, милек буенча белгечләр ипотеканы сайларга киңәш итә иде. Янәсе, фатирда да түләп торасың, ә ипотека очрагында, һич югы, үз куышың өчен акча кертәсең. «Лефарт» милек агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Гыйлаҗиева сүзләренчә, хәзер вазгыять үзгәргән. Ипотекага караганда, яшь кешегә фатирга кереп тору күпкә отышлырак икән.

– Ипотека ставкасы шактый зур. Бу кешенең кесәсенә суга. Шуңа «снимать» итү ягы кулайрак. Мондый хәлне тарихта беренче тапкыр күзәтәбездер, – ди риелтор. – Арендага килгәндә, студентлар үзәкне һәм Яңа Савин районын үз итә. Икенчесендә сәүдә үзәкләре, парклар күп, шунысы белән алдыра. Транспорт ягы да яхшы. Метросы булган районнарны үз итәләр. Авиатөзелеш һәм Киров районнарына сорау азрак.

Студентлар еш кына фатир эзләүне август азагына калдыра. Белгеч әйтүенчә, болай эшләргә ярамый, ярык тагарак алдында калырга мөмкинсең. «Сораучылар шактый күбәеп китә, ә тәкъдим аз була. Бәяләр дә күтәрелми тормый. Фатир бәясен генә түгел, торак-коммуналь хезмәтләр һәм башка чыгымнар буласын да истә тотарга кирәк әле», – дип кисәтә Ләйсән Гыйлаҗиева.

 

Эдвард Габдуллаҗанов, КГЭУ ректоры:

– Тулай торакта тору яшь кешене тормышка өйрәтә. Кеше социаль мохиттә булырга тиеш. Тулай торакларның да төрлесе була. Әйтик, мин ректор булып килгәннән бирле, без коридорлы тулай тораклардан баш тарттык. Фатир тибында алар безнең. Ялт иткән бүлмәләр! Шартлары искиткеч. Җылы-салкын су бар, студентлар үзләре җыештырмый, бүлмәдәге урын-җирләрне алмаштырып тору каралган. Кер юдырам дисәң, ул хезмәт тә бар. Кыйммәткә түгел, билгеле. Татар халкында шундый сүз бар бит: юкка түзеп була, рәхәткә чыдап булмый. Хәзер менә шунысы белән очрашырга туры килә. Студентка барлык шартлар каралса да, «Ни өчен мин төнгә кадәр йөри алмыйм?» – дияргә мөмкин әле ул! Рәхәттән бозылалар (көлә). Әмма эчке кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Кеше төнлә йокларга тиеш, көндез – укырга. Без бит ата-аналар алдында җаваплы. Балаларын алар безгә ышанып тапшыра. Төнлә кайда йөри, нишләп йөри, дип борчыла. Бездә тәртип бар.

Беренче-икенче курсларда студент тулай торакта яшәргә тиеш, дип саныйм. Аннары инде фатир эзләсә дә ярый. Чөнки, үсә төшкән саен, ихтыяҗлары да үзгәрә. Кайсы гаилә кора, кайсы эшли башлый. Миңа тулай торак тормышы эләкмәде. Тормыш мәктәбен электричкада үттем (көлә). Көн-төн электричкага утырып, Биектауга кайтып йөри идем. Тулай торакта ераклардан килгән иптәшләребез торды. Бер бүлмәдә, ике яруслы караватларда! Берәү дә зарланмады. Яшәргә түбәбез була торып, ничектер тулай торакта урын сорарга ояла да идек димме. Хәзер якын-тирә райондагылар да урын сорый.

Фото: students.kpfu.ru 1

Сан

* Узган елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, Казан вуз һәм ссузларына 158072 студент укырга кергән.

* Казанда читтән килеп укучылар һәм чит ил студентлары өлеше, гадәттәгечә, зур. Әйтик, узган ел, белем алу өчен, Татарстан башкаласына 127 илдән килгәннәр. Аерым алганда, болар – Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кытай, Мисыр, Иран абитуриентлары.

* Хәзерге вакытта Казанда 21 меңгә якын чит ил студенты укый.

 

Тулай торакта яшәү хакы

Уку йорты Бәя (аена)
КФУ 670 сумнан 1250 сумга кадәр
КНИТУ 488 сумнан  1401 сумга кадәр
КНИТУ-КАИ 509 сумнан 591 сумга кадәр
КДМУ 410 сумнан 1367 сумга кадәр
КГЭУ 1 мең сум
КазГИК 958 сумнан 1550 сумга кадәр
КГАСУ 363 сумнан 1252 сумга кадәр
КГАУ 1 мең сум

(уку йортларының рәсми сайтларындагы мәгълүмат нигезендә, бәя студентның нинди шартларда укуына, тулай торакларга бәйле )

Фатирда тору бәясе

Казан районы Бәя (аена, сум)
Вахитов 16–80 мең
Идел буе 11–45 мең
Яңа Савин 14–55 мең
 
Совет 12–49 мең
Авиатөзелеш 13–35 мең
Киров 13–40 мең
Мәскәү 12–28 мең
   

(1 бүлмәле фатир (йә студия), коммуналь хезмәтләрне исәпкә алмыйча, игъланнар сайтындагы мәгълүмат нигезендә)

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү