Рөстәм Миңнеханов Modern Group җитәкчесе белән Каһирәдә КФУ филиалын ачу турында сөйләште

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисырның Modern Group компаниясе идарәсе җитәкчесе, доктор Валид Деабес белән Каһирә шәһәрендә Казан федераль университетының филиалын ачу турында сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында үтте. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елда ук КФУ һәм Modern Group арасында Мисыр башкаласында университетның филиалын ачуны күздә тота торган хезмәттәшлек буенча килешү төзелә. Әлеге ил җирле мәгариф базарын үстерү перспективаларын, аның Якын Көнчыгыш һәм Африка илләреннән укучылар өчен уңайлы логистикалы булуын һәм Россиядәге мәгариф системасының популярлыгын күздә тотып сайланды.

Рөстәм Миңнеханов Мисырны Россиянең элеккеге һәм мөһим партнеры дип атады. Татарстан эшлекле һәм гуманитар, фән һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләр үсешенә йогынты ясый. Республика югары уку йортларында Мисырдан килгән 1356 студент белем ала, шуларның 229ы – КФУда.

Татарстан Рәисе Казан университетының Каһирәдәге филиалын ачу хезмәттәшлекне тагын да ныгытуда мөһим адым булачагын ассызыклады.

 


Фикер өстәү