Студент шулпасы кайда тәмлерәк?

Яңа гына мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең ата-ана кочагыннан аерылып, мөстәкыйль тормышны кайда башларга икән дип баш ваткан мәле. Тулай торакмы, фатирмы? Кайсында яшәү кесәгә дә, кешегә дә отышлырак? «ВТ» шуны белеште.

«Тараканнар да безнең белән бергә яши» 

Казан дәүләт энергетика университетының 4 нче курс студенты Диана Вәлиуллина тулай торак тормышы мөстәкыйльлеккә һәм җаваплылыкка өйрәтте ди. Булачак студентларга да, фатирга күчкәнче, бер ел булса да тулай торак шулпасын эчеп карарга кирәк дигән фикердә ул.

– 10 айга биш мең түләп торабыз. Тагын ике мең сумны өстәмә хезмәтләр өчен тотабыз. Шартлар яхшы. Бер блокта ике бүлмә. Зурысында – 4, кечкенәсендә өчәр кеше яши. Шул блокка аш-су, юыну бүлмәсе, бәдрәф тә керә. Беренче курстан бирле бер үк кызлар белән яшим, – дип тулай торактагы шартлары белән таныштырды Диана.

Чисталык, тәртип, бер-береңне аңлау. Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, тулай торак тормышы кешегә шушы сыйфатларны ныграк сеңдерә.

– «Общага»да кем белән эләгәсеңне белмисең бит. Син башкаларның характерын, сабыр булырга өйрәнәсең, шәхси мохитен хөрмәт итәргә кирәклеген аңлыйсың. Күңелле яшибез, – ди Диана. – Тик соңгы арада тараканнар барлыкка килде. Алар да безнең белән бергә студент булып яши.

«Мультиварка кием шкафында «куна» 

Зилә Сабитованы «тулай торак ветераны» дип атарга буладыр. Студент тормышының алты елы «общага» шартларында уза аның. Шулай да мондый тормышка рәхмәтле Зилә. Ул да, тулай торак – тормыш мәктәбе, дигән фикердә.

– 2014 елның сентябреннән 2020 елның июненә кадәр «общага»да яшәдем мин. Туйган, арыган вакытлар булды. Бигрәк тә магистратурада укыганда. Анда бит инде без эшли торган «зур» кешеләр саналабыз. Аерым да яшисе килә, ләкин, акчаны янда калдырам дип, барыбер тулай торакта тордым. Аларның ниндиен генә күрмәдем: Универсиада авылы да, Гвардия, Пушкин урамнарындагы «общага»лар… Берәүгә дә сер түгел: студент өчен иң яхшы тулай торак – Универсиада авылында. Әмма аның да җитешсезлекләре бар. Беренчедән, ул ерак. Аннан, биредә контроль көчле. Уңайлык, матурлык, рәхәтлек ягыннан, әлбәттә, аңа тиңнәр юк. Универсиада авылыннан соң Гвардия урамына күчкәч авыр булды. Тараканы да, башкасы да бар. Шартлар аерыла. Анысында бик сабырлар һәм бик сараннар гына тора аладыр, – дип сөйләде ул.

Пушкин урамындагы тулай торакны да үз иткән Зилә. Иң зур уңайлыгы –университетка якын, үзәктә урнашкан. Бүлмәләр ремонттан соң, чиста. Җитешсезлеге – душ бүлмәдә түгел.

– Универсиада авылында яшәү өчен дүрт мең сум тирәсе түли идек. Башкаларында берәр меңгә арзанрак. Иң арзаны – Гвардия урамында. Анысында без дүрт кыз яшәдек, – диде Зилә.

Укудан тыш җәен эшләп йөргән вакытта фатирга кереп торган чаклары да була. «Шул вакытта ук фатирда яшәүнең чыгымлы бәхет булуын чамаладым инде», – ди Зилә.

Ә менә КФУның 4 нче курс студенты Рәйдә Нигъмәтҗанова «тулай торак – тормыш мәктәбе» дигән сүзләр белән килешеп бетми. «Общага» шартларында да, фатирда да яшәгәне бар аның. Соңгысын, чыгымлы булса да, кулайрак күрә.

— Аерым фатирда яшәү тулай торак тормышыннан ким булмады. Тулай торак өчен бер тапкыр түләдең дә бетте, җан тыныч. Ә фатирда яшәсәң, ай саен бүлмә өчен дә, коммуналь хезмәтенә дә түлисе. Димәк, уңайлы тормышта яшәргә теләсәң, эшкә урнашасы. Шуңа да тулай торак кына җаваплы һәм мөстәкыйль булырга өйрәтә дигәннәрен кабул итмим, – ди ул.

Фатирда торуның уңай яклары шактый анысы.

— Сине берәү дә контрольдә тотмый. Мәсәлән, кайчан телисең, шул сәгатьтә кайтасың. Үзең өчен үзең җавап бирәсең. Тулай торактагы кебек, берәү алдында да хисап тотмыйсың. Иң зур өстенлек: аш-су бүлмәсенә дә, душка да чират юк, – дигән фикердә Рәйдә.

Якын да булсын, чиста да 

Студентларның хыялларында йөрткән тораклары һәрвакытта да кесә калынлыгы белән туры киләме икән? Күбрәк яшәү өчен шәһәрнең кайсы районын сайлыйлар? Кайда фатирга керү арзанрак? Риэлтор Айтуган Шәрәфиевкә без шушы сорауларны бирдек.

— Совет, Идел буе һәм Вахитов районнарын студентлар аеруча үз итә, чөнки күпчелек уку йортлары биредә урнашкан. Бу районнардагы фатирларга һәрвакыт ихтыяҗ бар. Барысы да уку йортына якынрак яшәргә тели. Әмма һәрвакытта да теләкләре чынбарлык белән туры килми. Уку йортына якынрак булган фатирларның күпчелегендә йә ремонт юк, йә алар кыйммәт. Әти-әниләр исә балаларына якын да булсын, торыр урыннары чиста да булсын дип тырыша, – ди ул. – Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү районнарында торак арзанлы санала. Бу җирләрдә уку йортлары алай ук күп түгел. Яхшы фатирга керү уртача 13 мең сумга төшә. Коммуналь хезмәтләр өчен аерым түләгән очракта әле бу. Шуңа да кесә калынлыгы белән хыяллар еш кына туры килми. Күпчелек студентлар «подсиление» белән торуны кулайрак күрә.

Айтуган Шәрәфиев ата-аналарга һәм студентларга тулай торакта бүлмә яисә «гостинка» сатып алырга киңәш итә.

– Ипотекага сатып алырга мөмкин. Ягъни алар тегеләй дә, болай да фатир өчен түләр иде. Ә мин тәкъдим иткән очракта алар кемгәдер түләми, акчаны үзләренең торагы өчен тота. 700 мең сумга бүлмә алырга була. «Гостинка» 1,5 миллион сум тирәсе тора, –  диде ул.

  •  ТУЛАЙ ТОРАК БӘЯЛӘРЕ

Казан федераль университеты

Универсиада авылында яшәү бәясе 1 уку елына 6720 сум тәшкил итә. Пушкин урамында тулай торак – 5880 сум. Гадел Кутуй урамындагысына 3360 сум түлисе.

Казан дәүләт илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КАИ)

Аена – 450 – 600 сум.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

 Тулай торак бәяләре төрле. Мәсәлән, бюджет урынында укучының гадәти блокта яшәве бер айга 606 сум (коммерция – 1176 сум). Югары уңайлыклы блокта яшәү – 620 сум (коммерция – 1204 сум).

Казан дәүләт энергетика университеты

1 уку елына – 5000 сум.

 

КАЗАН РАЙОННАРЫНДА БЕР БҮЛМӘЛЕ ФАТИР БӘЯЛӘРЕ

(1 АЙГА, КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘРНЕ ИСӘПКӘ АЛМЫЙЧА, ИГЪЛАННАР САЙТЫНДАГЫ МӘГЪЛҮМАТ БУЕНЧА

Авиатөзелеш районы: 12 мең

Вахит районы: 18 мең

Киров районы: 15 мең

Мәскәү районы: 13500

Яңа Савин районы: 16 мең

Идел буе районы: 15 мең

Совет районы: 16500

 

КИҢӘШ 

  1. Фатирга керү турында уйласагыз, хуҗасыннан аның һәм фатирга булган документларын соратып алыгыз.
  2. Фатир хуҗасы белән алдан килешеп куегыз: фатирда бар да тәртиптә булуын карарга ай саен киләме, атна саенмы. Сез көтмәгән вакытта килеп керсә, бер дә рәхәт булмас.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү