6 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара үбешү көне

6 июль – Халыкара үбешү көне Бөекбританиядә барлыкка килгән дип исәпләнә. XIX гасыр башында томанлы Альбион ярларында яшәүчеләр мәхәббәтнең бер дәлиле булган үбешүгә аерым көн бирү кирәк дип санаганнар. Бары тик ХХ гасыр ахырында гына әлеге бәйрәм БМО тарафыннан раслана.

 

АКШта доллар

1785 елның 6 июлендә Томас Джефферсон тәкъдиме буенча Кушма Штатларның Континенталь Конгрессы илнең төп акчалата берәмлеге доллар булуын игълан итә. Шул рәвешле, АКШ «доллар» сүзен милли валютаның рәсми атамасы буларак кабул иткән беренче дәүләт була.

 

Котырудан вакцина

XIX гасырга кадәр котыру котылгысыз авыру булган. Мондый критик вәзгыятьтә булган. 1885 елның җәендә 9 яшьлек Йозеф Майстерны котырган эт тешли һәм  француз авылындагы бер табиб аның әнисенә котыру авыруына каршы вакцина эшләү белән шөгыльләнүче микробиолог һәм химик Луи Пастерга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Хатын улын Парижга алып килә. 1885 елның 6 июлендә Майстерга 10 сәгать дәвамында көчле дозада сывороткалар кертелә. Малай котыру авыруыннан терелгән беренче кеше була.

 

Казанда Универсиада ачыла

Ун ел элек 6 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу тантанасы уза, ул «Казан Арена» стадионында 45 мең кешене җыя. Тантанада 4000нән артык кеше катнаша, ә тантананы оештыруда 5000нән артык хезмәткәр һәм 1739 волонтер катнаша. Пирамида рәвешендә төзелгән сәхнәдә 470 тонна авырлыктагы Ут Чашасы урнаштырыла, стадионны 2000 лампа яктырта. Универсиада утын Россиянең атказанган спортчылары кабыза: волейболчы Екатерина Гамова, паралимпия чаңгычысы Ирек Зарипов һәм дзюдочы Таһир Хәйбулаев. Казан Универсиадасы катнашучылар һәм спорт төрләре саны буенча рекордсмен була: ике атна дәвамында 13 мең спортчы 27 спорт дисциплинасында бүләкләр өчен көрәшә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү