Кара карлыганнан кайнатма ясау ЫСУЛЫ

Сания Зыятдинова  рецепты

2 стакан суга 8 стакан шикәр комын әз-әзләп салып җебетәсең.
Чистарткан, юган 8 стакан карлыганны шушы сироп өстенә салып, кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнатып сүндерәсең (күбеген җыйганым юк).

Яңадан 8 стакан шикәр комын шуның өстенә салып, эреп беткәнче болгатасың.
Тәмле вареньены юылган, коры банкаларга кайнар килеш тутырып куясың.


Фикер өстәү