Иректәме, читлектәме: булачак студентларга кайда яшәү кулайрак?

Имтихан, укырга керү мәшәкатьләре белән сыналган кичәге мәктәп балаларының бүген баш өстенә түбә эзләп йөргән көннәре. Берне бишкә бүлеп яшәргә өйрәтә торган тулай торакка урнашасымы, мөстәкыйльлек эзләп, фатирга керәсеме? Кайсы очракта кесәгә дә, кешегә дә отышлырак? Шуны ачыкларга тырыштык.

Шартларына күрә бәясе

Казан – туристлар өчен генә түгел, студентлар арасында да популяр шәһәр. Башкаланың уку йортларында 168 меңләп кеше белем ала. Калага укырга дип, якын-тирәдән генә түгел, чит төбәк һәм илләрдән дә киләләр. Бу кадәр кеше каядыр урнашырга тиеш бит инде. Билгеле, тулай торак барысын да сыендырып бетермәячәк. Өлешсез калганнарга фатир эзлисе.

Игъланнар сайтына кереп, без дә Казан районнарында бер бүлмәле фатир бәяләренә күз салдык. Шунысын искәртик: торак хакы бер айга исәпләнгән, коммуналь хезмәтләр бу суммага кермәгән. Димәк, бу суммага, уртача алганда, тагын 4–5 мең сум өстисе әле.

Районына карата фатирның бәясе дә үзгә. Әйтик, Авиатөзелеш районында 8 мең сумга да бүлмә табарга мөмкин. Торак хакларының уртачасы биредә 12–13 мең сум тирәсе.

Вахит районында фатирлар кыйммәтрәк йөри. Аңлашыла да, үзәк бит. Уртача 17 мең сумга бүлмә табарга мөмкин.

Киров районын шартлары һәм бәяләре буенча иң кулай районнарның берсе дип санарга мөмкин. Торак хакы биредә 13 мең сумнан башлана.

Мәскәү районында – 16, Яңа Савин районы – 17–20, Идел буе районында бер бүлмәле фатирда яшәп тору бәяләре аена 17 мең сумнан башлана. Совет районында да шартлары канәгатьләндерерлек фатирларны шул бәядән табарга була.

Тулай торак бәяләренә килгәндә, аларны республиканың берничә вузы мисалында чагыштырып карарга булдык.

Мәгълүм булганча, Казан федераль университетының башкалада берничә тулак торагы бар. Һәркайсында тору шартлары да, түләве дә төрле. Бюджетта укучыларга тулай торакта урын өчен 670 сумнан 700 сумга кадәр түлисе булса, коммерция шартларында укучылар өчен яшәү хакы – 1100–1250 сум чамасы.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының булачак студентлары өчен тулай торакта яшәү бәясе 500–1200 сумга төшәчәк. Бәя әлеге дә баягы студентның нинди шартларда укуына бәйле.

Казан дәүләт илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) тулай торакларында бер айга яшәү хакы шулай ук төрлечә: 516 сумнан башлап 591 сумга кадәр.

Чиләгенә күрә капкачы

Торак хакы акча янчыгының калынлыгы белән һәрвакыт тәңгәл киләме икән? Яшәр өчен башкаланың кайсы районына күбрәк өстенлек бирәләр? Кызыксындырган сорауларга «Лефарт» милек агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Гыйләҗиева ачыклык кертте.

– Булачак студентларга төп киңәш шул: фатир эзләүне алданрак башласыннар иде. Август ахырында алар шулкадәр күбәеп китә, хәтта тәкъдимнәр дә азаеп китә. Шул рәвешле бәяләр дә күтәрелә башлый, – ди белгеч. – Фатирны арендага биреп торучылар да вазгыятьне аңлый бит. Күп кенә яшьләр игъланнар сайтларындагы тәкъдимнәрне барлап куя да, август аенда барып карарбыз, дип өметләнеп тора. Әмма аларның күбесе арендага бирелгән була, кайсыларының шартлары, мәгълүматлары тәкъдим ителгәнчә булмый. Сөйләшеп, шалтыратып, кешесен күреп хәл итәргә кирәк, рекламага гына ышанырга ярамый. Бик арзан бәягә кызыгып, бик иске йортларны карамасыннар иде. Анда торган баланың ата-анасына борчу-мәшәкате күп була. Гадәттә, андый торакларда тормышы бик үк имин булмаган кешеләр торырга мөмкин. Наркоман, хәмер белән дус кешеләр, әйтик. Яңа гына шәһәргә килгән балага куркыныч бу.

Белгеч сүзләренчә, яшь буынның өмет иткәннәре чынбарлык белән туры килми. «Хәзерге көндә яхшы дип саналган фатирда торасың килсә, аена 20–25 мең сум түләргә кирәк. Вазгыять шундый. Билгеле, күп нәрсә торакның нинди комплекста, нинди урында урнашуына да бәйле. Ләкин 20 мең сум – уртача бәя. Күп очракта яшьләр бер бәягә генә карый. Ягъни 20 мең дип язылган икән, шуны түлим дә бетте дип саный. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә бу суммага кермәскә мөмкин бит әле. Әйтик, фатирны риэлтор белән эзлисең икән, аның комиссиясе була, күп кенә фатир бирүчеләр залог сорый. Милекчеләр белән бу хакта да сөйләшергә кирәк», – дип аңлатты Ләйсән Гыйләҗиева.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, мөрәҗәгать иткәндә студентлар фатирның кайда урнашуына игътибар итә. «Үзәктә булсын, диләр. Күп кенә уку йортлары үзәктә бит. Ләкин мондагы торакларны карый башласаң, бәяләрнең югары булуы ачыклана. Аннан инде, аңлата башлагач, Идел буе, Мәскәү, Яңа Савин, Совет районнарына игътибар итәләр», – ди ул.

Горки, Җиңү проспекты, Имәнлек метро станцияләренә якын булган фатирларга сорау зур икән. Метросы булмаса да, Яңа Савин районы да популяр, чөнки бу тирәдә сәүдә үзәкләре, кафе, парк, кинотеатр, кыскасы, күңел ачу өчен урыннар байтак.

Тормыш мәктәбе

«ТНВ» каналы журналисты Инзилә Хөсәенованы тулай торак ветераны дип санарга мөмкиндер. Дүрт ел шунда яши. Студент чорының иң күңелле мизгелләре дә тулай торакка бәйле, ди.

– Беренче шәпкә бик ят, яшәп булмастай урын кебек тоелса да, соңыннан бу мохиткә ияләшәсең. Иң мөһиме – монда син бердәмлек һәм татулыкның нәрсә икәнен аңлыйсың. Әгәр төркемдәшләрең белән бер бүлмәгә туры килсәң, бигрәк тә. Кухняга чыгып, бергә күз ачып йомганчы ашарга әзерлисез, кичен, җыелышып, концерт куясыз. Ашарга пешергәндә тозың җитмәсә, гомумән, нинди генә проблема килеп чыкса да, күрше бүлмәдәгеләргә йөгереп керәсең. Тулай торакның бер тискәре ягы – суыткычта әле генә торган ризык бер мизгелдә юк булырга мөмкин. Тулай торакта чиста түгел, ничек яшәп була ул шакшыда, диючеләр бар. Минемчә, чисталыкны һәркем үзе булдыра. Бүлмәдәш кызларым белән торырга кергәндә, дүрт карават та шкаф кына бар иде. Юып-җыеп, тәрәзәләргә челтәрләр элеп, өстәлләргә җәймәләр җәйгәч, нәкъ үз өебез кебек булды. Тулай торакта яши-яши бер «пропуск» белән бер биш кешене үткәрү, сакчыларның күзенә чалынмый гына ишектән чыгып йөгерү буенча остага әйләнәсең. Кинотеатр, клублардан соңарып кайтканда, иртәнге сәгатьләргә кадәр кертмичә тотулары, вахтада утырып, синең ише соңга калганнар белән танышып-дуслашып бетүләр, тәрәзә кага-кага сакчы апаларның ачуын чыгарулар – онытылмас шуклыклар инде бу, – дип хатирәләргә бирелде ул. – Хәзер фатирда торам, шул еллар белән чагыштырам. Әйе, шартлар яхшырак, үз бүлмәңә үзең хуҗа, кереп чисталыкны да тикшереп йөрмиләр, душка да чират торасы юк. Шул чакта кичергән хисләр, маҗаралар җитми! Шуңа күрә һәркемгә шушы студент тормышының ким дигәндә бер генә аен булса да тулай торакта яшәп карарга киңәш итәр идем.

Җырчы Ризат Рамазановның да тулай тораклы тормышына бәйле истәлекләре байтак. Булачак хатыны Зинираны да шунда очрата әле ул.

– Мин тулай торакта әйбәт егетләр белән тордым, дус булдык. Тулай торагыбызда уңайлыклар да начар түгел иде. Нәрсәсе читен: душыбыз бер генә булды. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга егетләр көне санала. Кухнясы аерым бер бүлмә булып җиһазландырылган, камералар да бар иде. Вахтерлар белән дә мөнәсәбәтләр яхшы булды. Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләдем бит, җырчы булгач, төнлә генә кайтылган чаклар булмады түгел. Мин тәрәзәгә шакып, 50 сум акча төртеп булса да тулай торакка керә идем.
Зур тормышка аяк басу тулай торак бусагасыннан башлана. Егет кеше армиягә барырга мәҗбүр булган кебек, һәр студент та «общага» шулпасыннан «авыз итәргә» тиеш, – дигән фикердә ул.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү