Авылда әбисе белән уйнарга чыккан җирдә юкка чыккан 6 яшьлек малайны эзлиләр

Оренбург өлкәсенең Әхмәр авылында «ОренСпас» эзтабарлар отряды волонтерлары һәм коткаручылары инде өченче көн рәттән әбисе күзәтүе астында урамда йөргәндә югалган 6 яшьлек малайны эзли.

Өлкән яшьтәге ханым урамда уйнап йөргән оныгын күздән югалтыпэзләргә керешкән. Соңрак эзләүгә күршеләре дә кушылган һәм алар 112 номерына шалтыраткан. Шулай итеп, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ирекле ярдәмчеләр белән берлектә бөтен тирә-якны тикшереп чыкканнар. Водолазлар сулыкларны тикшерәчәк.

Mash телеграмма-каналы хәбәр итүенчә, авыл тирәсендә 3 километр тикшерелгән, әмма эзләнүләр нәтиҗә бирмәгән. Тикшерүчеләр «Кече яшьтәге затны үтетрү» маддәсе буенча эш кузгаткан.

Яшел кофта һәм кара шорты кигән баланы күрүчеләрнең кичекмәстән хәбәр итүләрен сорыйлар.


Фикер өстәү