Казанда өченче тәүлек югалган ике яшүсмерне эзлиләр

Казанда өченче көн 14 декабрьдә хәбәрсез югалган 14 яшьлек кызны һәм  15 яшьлек малайны эзләү эшләре бара. Бу хакта «Лиза Алерт» эзләү отряды хәбәр итә.

Отряд мәгълүматлары буенча, 14 яшьлек кыз якынча 165 см озынлыкта, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле. Югалган көнне ул кара куртка, спорт чалбар, кара ботинка һәм шарф кигән.

Малай 183 см чамасы озынлыкта, ябык, кара чәчле. Аның өстендә кара куртка, джинсы чалбар, ак кроссовкалар һәм акула сурәте төшерелгән кара бүрек. Аның үзе белән кара рюкзагы бар.

Эзләү отряды югалган яшүсмерләрнең кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарны 8-800-700-54-52 «Лиза Алерт» кайнар линиясе телефоны аша мөрәҗәгать итәргә яки коткару хезмәтенә 112 номеры буенча шалтыратырга чакыра.

В Казани третьи сутки ищут двух пропавших подростков


Фикер өстәү