Казанда 2 көн элек югалган 19 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда 1 ноябрьдә өеннән чыгып киткән 19 яшьлек Милена Азизованы эзлиләр, моңарчы ул кире кайтмаган.

Кызның югалуы турында «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итә. Миленаның буе 167 сантиметр чамасы, ябыграк гәүдәле, коңгырт чәчле һәм коңгырт күзле. Соңгы тапкыр аны ак төстәге курткадан күргәннәр, кара джинса чалбар кигән.   Кызны күргән һәркем бу хакта 112 яки 8(800)700-54-52 телефоны буенча хәбәр итә ала.


Фикер өстәү