Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

«Дүрт гасырлап элек Россиянең күпмилләтле халкы Ватанны саклауга басты. Ватанга мәхәббәт, бердәмлек һәм татулык дошманны җиңәргә, тотрыксыз авыр вакытка нокта куярга ярдәм итте», — Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны котлавында шундый юллар бар.

«Күпме генә еллар узмасын, безне берләштерә торган кыйммәтләр элеккечә кала, теләсә нинди таләпләргә җавап бирергә, Россиянең үсеше һәм чәчәк атуы, миллионлаган гражданнарыбызның тормыш — көнкүрешен яхшырту өчен эшләргә ярдәм итә», — дип язылган.

Халыклар бердәмлеге көнен Россиядә 2005 елдан бирле билгеләп үтәләр. Бәйрәм 1612 ел вакыйгалары белән бәйле, ул вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык гаскәрләре Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән.


Фикер өстәү