Мишустин Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ватанны саклаучылар көне уңаеннан телеграмма юллады.

«Бу бәйрәм Ватанны яратучыларга, аның язмышы өчен җаваплылык тоючыларга кадерле. Кемнәр ил иминлеге сагында, теләсә нинди янауларга каршы тора, миллионлаган гражданнарыбызның тынычлыгын, тыныч тормышын саклый, Россиянең үсеше һәм чәчәк атуы өчен хезмәт куя — 23 февральдә без аларга хөрмәтебезне белдерәбез. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим», — дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе үзенең котлау телеграммасында.


Фикер өстәү