Татарстанда ял көннәре озынайтылмаячак

Республиканың оператив штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка эпидемиологик вәзгыят турында хәбәр итте.

Доклад нәтиҗәләре буенча ял көне режимын 8 ноябрьдән озайтмаска дигән карар кабул ителде.
Шуның белән бергә, элек кертелгән катгый чикләүләр һәм тыюлар, күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыю санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак.
Шулай ук, эпидситуациягә карап, өстәмә чикләү чаралары кертелергә мөмкин.


Фикер өстәү