Элегрәк кертелгән катгый чикләүләр санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.
Татарстан хакимияте 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр кертелгән эш көннәрен озайтмаска булган. Бу хакта республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: элек кертелгән катгый чикләүләр һәм тыюлар кайбер объектлар эшчәнлегенә, тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүгә карата санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.
Шулай ук оператив штаб өстәмә чикләү чараларын кертү мөмкинлеге булуын да искәртә. Аларның исемлеге хәзер Татарстан Хөкүмәте каравында.