Эпидемиологик хәлләр яхшырганчы яңа чикләүләр бетерелмәячәк

30 октябрьдән Татарстанда “ковид яллары” кертелүгә бәйле яңа чаралар эпидемиологик хәлләр яхшырганчы гамәлдә булачак. Бу хакта “Роспотребнадзор” идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергән.

Шулай итеп, 30 октябрьдән прививка ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләргә үзизоляция кертелә, сәүдә үзәкләренең эшчәнлеге чикләнә, төнге сәүдә, җәмәгать туклануы оешмалары эшчәнлеге, күңел ачу чаралары үткәрү тыела. Моннан тыш балаларга зурлардан башка гына сәүдә үзәкләрендә булу рөхсәт ителми.
“Эпидемиологик вазгыять начар булган чорда менә шундый тыюларга буйсынып яшәргә туры киләчәк. Кабатлап әйтәм: якындагы бер-ике атнада гына түгел, эпидемиологик хәлләр яхшырганчы шулай булачак. Гәрчә без барыбыз да бу чорның, ниһаять, тәмамлануын теләсәк тә”, – дигән Патяшина.


Фикер өстәү