«Ел студенты» бәйгесенә үзгәрешләр кертелгән

Актив студентларга үз көчләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү өчен оештырылган «Ел студенты» премиясенең республика этабына гаризалар 4 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Премиянең төп максаты — Татарстанның уку-укыту, фәнни, спорт, иҗади һәм иҗтимагый тормышында аерым казанышлары булган студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. «Ел студенты» исеме өчен Татарстан вузларында белем алучылар көрәшә ала. Быелгы бәйгенең яшь чикләүләре дә үзгәргән: яңа закон нигезендә, «Ел студенты» исеменә 18-35 яшьлекләр ия була ала.

Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева сүзләренчә, әлеге исемгә лаек булучылар — гади җиңүчеләр генә түгел.

— Бүген республика һәм Россия күләмендә танылган күпме шәхесләр үз вакытында «Ел студенты» исеменә лаек булган бит. Бу — гади бәйге генә түгел. «Ел студенты» — ул киләчәктә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге, — диде ул.


Фикер өстәү