Ялган QR-код ясап сатучыларга төрмә яный

Вакцинация турында ялган белешмә ясаучыларга җәза чараларын катгыйланачак.

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов вакцинация узу турында ялган белешмәләр ясап сатучылар өчен җәза чараларын кырысландыру турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, республикада социаль челтәрләр аша ялган белешмәләр һәм ялган QR- кодлар белән бик көчле сату-алу алып барыла. Мондый гамәлләр мошенниклык һәм рәсми документны алдап ясау буларак бәяләнәчәк. 30 октябрьдә төрле учреждениеләргә массакүләм тикшерүләр һәм рейдлар үткәрү планлаштырылган.

– Кызганычка, мондый хезмәтләр базары бар. Ихтыяҗ булгач, тәкъдим дә, бар, әмма җаваплылык та бар. Мондый җинаятьләрне ачу механизмы эзләп табылды инде, – дигән Соколов.

Министр урынбасары басым ясап әйткәнчә, ялган документтан файдаланучыларның үзләрен дә җәза чарасы көтә: моның өчен ярты елга кадәр кулга алырга мөмкиннәр. Озакламый аларга бер елга кадәр иректән мәхрүм итү кертеләчәк.

Ялган документ әзерләүдә катнашучылар өчен аерым җәза билгеләнә. Бу эшкә медицина хезмәткәре җәлеп ителгән очракта, аның гамәлләре вазыйфаи җинаять, ришвәт алу буларак бәяләнәчәк. Моның өчен 200 мең сумга кадәр штраф, яки 2 елга иректән мәхрүм итү күздә тотылган.


Фикер өстәү