Эчке эшләр министрлыгы мошенниклыкның яңа төре турында кисәтә

Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов республикада яшәүчеләрне мошенниклыкның яңа төрләре турында кисәтте.

«Мошенниклык һәм читтән торып банк картасыннан акча урлауга бәйле җинаятьләр буенча былтыр 4 миллиард 224 миллион сумлык зыян килгән. Халыкны барыннан да бигрәк хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, төп башына утырталар. Теркәлгән барлык җинаятьләрнең 39 проценты әнә шундый очракларга туры килә», – диде Алексей Соколов.

Ул мисал да китерде. Узган елның декабрендә Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче пенсионерның 8 миллион сумга якын акчасын урлаганнар. Гыйнварда шул ук кешене фатирын 4 миллион сумга сатарга үгетләгәннәр.

Алексей Соколов мошенниклыкның яңа төре турында да кисәтте. “Алдакчылар кесә телефонына шалтыратып, сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлану турында хәбәр итә. “Телефон номерын саклап калырга телисезме?” – дип сорыйлар. Ул арада бу кешенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы “шәхси кабинет”ына кереп, телефонга пароль һәм логинны алмаштыру өчен яңа код җибәрәләр. Моны аңлап өлгермәгән телефон хуҗасы номерны саклап калу турындагы сорауга: “Әйе”, – дип җавап бирә, билгеле. Шуннан соң аңа: “Сезгә код җибәрдек, шуны гына әйтегез”, – диләр. Нәтиҗәдә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша телефон хуҗасы исеменә зур суммада кредит рәсмиләштерәләр”, – дип Алексей Соколов.

Аның сүзләренә караганда, якын арада нәкъ менә әлеге төр мошенниклык очраклары артачак. Шуңа күрә ул игътибарлы булырга киңәш итте.


Фикер өстәү