Февральдә Татарстан юлларында 15 кешенең гомере өзелгән

Февраль аенда республика юлларында 15 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының илле беренче утырышында Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов әйтте.

«Быелның гыйнварында республика юлларында 25 кеше үлсә, февральдә әлеге сан 15кә җитте, – диде ул. Алексей Соколов сүзләренә караганда, юлдагы фаҗигаләрнең 60 проценты каршы як полосага чыгу аркасында булган. “Һәлак булучыларның һәр дүртенчесе җәяүлеләр”, – диде генерал.

Утырышта республика юлларындагы вәзгыятьнең һава торышына да бәйле булганын әйттеләр.


Фикер өстәү