Рөстәм Миңнеханов: «Мигрантлардан баш тарта алмыйбыз, алар белән эшләргә кирәк»

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә Татарстанда җинаятьчелеккә бәйле вазгыять тотрыклы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының еллык коллегия утырышында әйтте.

Чарада Россия тышкы эшләр министры урынбасары – статс-сәркатип Игорь Зубов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Былтыр республикада 55444 җинаять теркәлгән. Шуларның 17 меңнән артыгы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә туры килгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 24 меңгә якын җинаятьчел һөҗүмне ачыклаган. Ел дәвамында оешкан җинаятьчел төркемнәрдә катнашкан 697 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. ФСБ һәм прокуратура белән берлектә террорчылыкка бәйле – 58, экстремистик юнәлештәге 24 җинаять ачыкланган. Моңа кадәр кузгатылган 42 җинаять эше буенча гаепләү карарлары чыгарылган, 37 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

2023 елда Татарстанда мәгълүмати технологияләрне кулланып 18 меңгә якын җинаять кылынган. Шул исәптән, 13,3 меңе – мошенниклык, 4,5 меңе – банк счетыннан акча урлау, 4 меңгә якыны законсыз рәвештә наркотик сату яки таратуга туры килгән. Читтән торып урлау һәм мошенниклык очракларын тикшерү буенча республика ил күләмендә бишенче урында тора.

Узган ел икътисадый юнәлештәге 2,6 мең җинаять ачыкланган. Алар буенча 3,9 миллиард сумлык матди зыянны каплау тәэмин ителгән. 8 финанс пирамидасы эше туктатылган, аларның эшчәнлегеннән 2 меңнән артык кеше зыян күргән.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан – даими үсеш юлында. Бу – республика икътисадының төп тармакларының җайга салынган эше, башкарма хакимият органнарының һәм хокук саклау структураларының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Татарстан Рәисе быел республикада җитди сәяси һәм спорт чаралары узачагына да игътибар итте.

– Әлеге чараларны уңышлы итеп уздыру иң беренче чиратта хокук саклау органнары тарафыннан зур әзерлек эшен таләп итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе министрлык эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе дип экстремизм, милли һәм расаара түземсезлекне уятуга каршы торуны атады. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелеккә каршы көрәшнең әһәмиятен билгеләп үтте. Мәгълүмати технологияләрне кулланып кылынган җинаятьләр саны арту турында сөйләгәндә, гади халык арасында даими аңлату эшләре үткәрергә кирәклеген ассызыклады. Бу эштә, шул исәптән, «Татмедиа» республика агентлыгына зур өметләр баглануын әйтте.

Бүген наркотикларның законсыз әйләнешенә, коррупциягә каршы көрәш, икътисадый иминлек кебек юнәлешләр дә игътибар үзәгендә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул миграция мәсьәләсенә дә аерым тукталды.

– Без үз тәкъдимнәребезне әзерләдек һәм аларны ил Хөкүмәтенә юлладык. Мигрантлардан баш тарта алмыйбыз, алар белән эшләргә, тиешле шартлар тудырырга кирәк, – диде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү