Бер тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 37 мең тоннадан артыграк кар чыгарылган

Соңгы тәүлектә Казанда кар эретү пунктлары 11 мең тонна кар кабул иткән. Тагын 26 мең тоннасы кар җыю мәйданчыкларына озатылган.

Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, кар җыештыруга 1 меңнән артыграк берәмлек техника, 777 эшче җәлеп ителгән. Бүген көндез юлларны кардан арындыруга 548 берәмлек техника һәм 754 эшче чыккан.

Гыйнвар аенда Казанда 73,2 мм күләмендә кар яуган. Айлык норманың 159 процентын тәшкил итә бу. “Буран” планы гамәлдә булу чорында – 17 – 25 гыйнварда шәһәр урамнарыннан барлыгы 273 мең тонна кар чыгарылган. Ваемсыз йөртүчеләр машиналарын юлга яки җәмәгать транспорты өчен булдырылган “кесә”ләргә куеп киткәнлектән, шәһәрне кардан арындыру эше нык катлаулана. Әнә бүген Сәетгалиев урамында бер машинаның юлда калдырылуы сәбәпле, 7 нче троллейбус маршруты хәрәкәте бер сәгатькә туктап калган.


Фикер өстәү