Сан түгел, сыйфат булсын. Мәдәният министрлыгының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә чыгардылар

Сабан туйларын киметергә, Пушкин картасыннан файдалану мөмкинлекләрен арттырырга, спектакльләрне цифрлаштырырга. Татарстанның Мәдәният министрлыгы еллык коллегиядә узган елга йомгак ясады һәм яңасына бурычларны билгеләде.

Мәдәниятле саннар

Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, узган ел республиканың мәдәният оешмалары 2,6 млрд сум акча эшләгән. Бер елда керем 1,5 млрд сумга диярлек арткан. Муниципаль мәдәният оешмаларының керем күләме – 800 млн сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 42 процентка диярлек күбрәк. Лидерлар өчлегенә Тәтеш, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнары кергән.
Ә узган елның иң табышлы мәдәният объекты дип Казан циркы табылган. Оешма бюджеттан тыш керемнәр буенча инде икенче ел рәттән беренче урынны били. Икенче урында – Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы, өченче – Камал театры. Шулай ук, былтыр авыл җирлекләрендә 27 мәдәни-ял итү урыннары төзелгән, 5 музей техник яктан җиһазландырылган. 15 мәдәни-ял итү оешмасына капиталь ремонт үткәрелгән.

Сабан туйлары

Узган ел Татарстан Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 364 Сабан туе  үткәргән. Быел милли бәйрәмебезне азрак оештырып, санын киметергә булганнар. Республика барлыгы 339 Сабан туе үткәрергә ниятли.
– Алдыбызда узган ел Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч та тора. Сабан туйларын оештыруда эчтәлек мәсьәләсе актуаль булып кала. Шуңа күрә барыгызның да бу мәсьәләне контрольдә тотуын сорыйм. Традицияләребезнең кыйммәтен югалтмыйк, – дип искәртте Әюпова.

Пушкин картасы

Республикада 318 меңнән артык кешенең Пушкин картасы бар.
Сатылган билетлар саны, керем буенча республика лидерлар рәтендә, Россия төбәкләре арасында дүртенче урында тора. 2023 елда 451 миллион сумлык билет сатылган. Әмма безнең төбәк өчен бирелгән ресурсларның 35 проценты гына файдаланылган. Мәгариф һәм мәдәни-ял итү оешмалары буенча җитешсезлек бар. Ирада Әюпова бу юнәлешләрдә эшне көчәйтүне сорады.
Мәдәни башкала

Республикада «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесен ел саен үткәрергә ниятлиләр. Яңалыклар моның белән генә бетми: бәйгенең приз фондын да арттырганнар. Җиңүче районга быел 1 миллион сум биреләчәк.

– Узган ел бу бәйге иң зур һәм иң кирәкле фестивальләрнең берсе булды. Рәис кушуы буенча быел без бу традицияне дәвам иттерәчәкбез. Хәзер аның графигы төзелә, катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен бонуслар тагын да күбрәк булачак, – диде Ирада Әюпова.

Спектакльләр цифрлаша

Татарстан театрларына исә мәдәният министры 1 апрельгә кадәр репертуарларындагы спектакльләрне цифрлы форматка – видеоязмаларга күчерергә кушты. Якын арада драма әсәрләрен сатып алу процедурасы үзгәртеләчәге турында да игълан итте. Репертуар сәясәтенә аерым игътибар биреләчәк. Матурлыгыннан бигрәк, эчтәлеге кирәк бүгенге заманда.

 


Фикер өстәү