Елына күрә чарасы. Ирада Әюпова узып баручы елга мәдәни нәтиҗә ясады

Хисапларсыз, рәсми саннарга тукталып тормый гына дусларча сөйләшү. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың Яңа ел алдыннан узган журналистлар белән очрашуын ике-өч сүз белән әнә шулай тасвирлап була. «Соңгы арада мин болай да күп сөйләшәм», – дип, бу юлы министр журналистларны тыңлыйсы итте.

Очрашу «Искусство жить» мәдәни-агарту үзәгендә узды. Октябрьдә генә эшли башлаган әлеге үзәктә әдәбият, кино, музыка, рәсем сәнгате, мода һәм фәлсәфи темаларга багышланган төрле очрашулар, лекцияләр, остаханәләр уза икән. Әлеге оешманың дәүләттән акча сорамыйча да уңышлы эшләве искәртелде. «Бездә социаль юнәлештәге эшкуарлык мәйданчыклары арта бара. Мин моңа бик сөенәм», – диде Ирада Әюпова. Шуннан соң журналистларга 2022 елда мәдәният өлкәсендәге иң истә калырдай чараларны атарга кушты.

Театр

Иң беренче булып Камал театрындагы «Көл» спектакленең премьерасын атадылар. Без аның турында язган идек инде. Мәдәният министры үзен әсәрдәге Автор образы белән чагыштырды, Айдар Җаббаров куйган спектакльгә һәрьяклап та уңай бәя бирде. Театр өлкәсендәге ел вакыйгалары исемлегенә Качалов театрындагы «Секрет ее молодости» спектакле дә керде. Ирада Әюпова Казан Яшь тамашачы театрының юбилей сезонында уздырган чараларын да билгеләп узды. Моннан тыш, Болгарда ачык һавада куелган «Кара пулат»ның да журналистлар күңелендә аерым урын алып торуы ачыкланды. Министр да шул ук фикердә булып чыкты.

Кино

Ел вакыйгалары исемлеген быелгы Казан халыкара мөселман киносы фестивале тулыландырды. Ләкин Ирада Әюпова бу фикер белән бик килешеп бетмәде.

– Мәдәният өлкәсендә уздырыла торган һәр чараның үз концепциясе, фәлсәфәсе булырга тиеш. Ә мөселман киносы фестивалендә ул юк. Минемчә, Миләүшә Ләбибовна төрле юнәлешләрдә эшләп карый, эзләнә. Омтылышлар бар. Ачылу һәм ябылу тантаналары кызыл келәмнәр белән зурлап үткәрелә. Әмма фестивальнең асылы кызыл келәм түгел, ә аның кысасында уздырыла торган фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, – диде министр.

Эстрада

Бераздан аралашу сорау – җавап рәвешен алды. «Үзгәреш җиле» нәрсә дә булса үзгәртәме? Журналистларның Ирада Әюповага биргән сорауларының берсе шундый иде. Сүз уңаеннан, әлеге фестиваль быел җиденче мәртәбә уздырылды.

– Миңа калса, «Yзгәреш җиле», беренче чиратта, эстрада үсешенең гомуми концепциясен үзгәртте. Моннан 10 еллап элек артистлар фонограммага җырлау белән мавыкса, хәзер эстрадада тере тавыш ешрак яңгырый, – диде министр. – Беләсезме, мин болай уйлыйм: әгәр журналист теге яисә бу концерт турында яза икән, ул артистларның фонограммага яки тере тавышка җырлавы турында да язарга тиеш. Җырчы да сәхнәгә чыга икән, «мин фонограммага җырлыйм» дип ачыктан-ачык әйтсен. Тамашачы һәм җырчы арасында ышаныч шул вакытта гына булачак. Эстрада – мәдәниятнең халыкка иң якын тармагы. Ә халыкны алдарга ярамый.

Рухият

Арабыздан бер журналист Казан циркында намаз уку бүлмәсенең ни өчен кирәк булуын да сорады.

– Минемчә, монда бәхәсләшер өчен урын юк. Намаз уку бүлмәләре аэропортта да бар, мин моны гадәти хәл дип уйлыйм, – дип җавап бирде Ирада Әюпова. – Гаилә ислам динен тота икән, аның намаз уку өчен мөмкинлеге булырга тиеш. Бу толерантлык кына түгел, бу – бергә яшәү культурасы. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш. Мин циркта намаз уку бүлмәсе ачылу башкаларга һәм оешманың эшчәнлегенә комачаулагандыр дип уйламыйм.

Мәдәни вакыйгаларга шактый бай булган 2022  елга йомгак ясап, мәдәният министры киләсе елның да шушы рухтарак узасын әйтте.

– 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Димәк, эшебез күп, ә яңа ел вакыйгаларга бай булачак, – диде ул, очрашуны йомгаклап.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү