Котлыйбыз! «ВТ» редакциясе укучылары арасында бүләк уйнатты

«ВТ» редакциясе укучыларын һәрдаим сөендереп тора. Мәгълүм булганча, редакция, башка еллардагы кебек үк, 2024 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә итте. Вәгъдә – иман. 25 гыйнварда бүләк ияләрен ачыкладык.

Бүләкләребез бу юлы да саллы иде: үтүк, мультипекарь, иттарткыч, кыска дулкынлы мич һәм тузан суырткыч. Барлыгы 957 квитанция кабул иттек. Бәхет елмайган кешеләр – кемнәр алар?

Үтүк Кәлимуллина Сания, Балтач, Арбор авылы

Мультипекарь Гарипов Ринат, Саба

Иттарткыч Галиуллина Рәмзия, Питрәч, ЛениноКокушкино авылы

Микродулкынлы мич Искәндәрова Гүзәлия, Мамадыш, Түбән Яке авылы

Тузан суырткыч Нигъмәтҗанова Руфия, Теләче, Шәдке авылы

Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз! Тулырак мәгълүмат алу өчен, редакция белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз. Бүләк ота алмаганнар боекмасын. «Ватаным»лы булу – үзе бер бүләк бит ул! Әле мондый күчтәнәчләребез күп булыр. Бездән аерылмагыз!


Фикер өстәү