Дуслар, «ВТ» язылучылары арасында атна саен бер бүләк уйнатуы хакында хәбәр иткән идек. Беренче атнаның җиңүчесе дә билгеле булды.
Ул – Нурлат районыннан Хөснетдинов Минвәли әфәнде булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! Бүләкне алу өчен 89179270040 номерына язуыгыз сорала.
Тагын шатлыклы хәбәребез бар: «Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылу вакыты озайтылды. 20 октябрьгә кадәр 2024 елның беренче яртыеллыгына түбәндәге бәяләргә языларга була:
📫П2435 индексы буенча (атнага бер килә) – 497 сум 34 тиен
📫П2409 индексы буенча (атнага өч килә) – 1086 сум 18 тиен
Әле бу гына түгел! «ВТ» язылучылары арасында атна саен бер бүләк уйната. Тулырак шартларны НИГЕЗЛӘМӘДӘН укыгыз👇
https://vatantat.ru/2023/10/124094/
Катнашучылар гыйнвар аенда тагын да зуррак бүләк уйнатуда катнашачак. Анысында тузан суырткыч, кыска дулкынлы мич, иттарткыч, мультипекарь һәм үтүк оту мөмкинлеге бар.
Бүләкне алу шартлары бик гади:
✅«Ватаным Татарстан» газетасына 6 айга язылырга.
✅Язылу квитанциясен безгә җибәрергә:
1. «Ватсап»тан 89179270040 номерына
2. Почта аша 420097, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт, «ВТ» газетасы редакциясе адресына
3. Электрон адреска – info@vatantat.ru
Газетага әлеге сылтама буенча язылырга мөмкин.
Акция 2024 елның 10 февраленә кадәр дәвам итә.