Студентларга юл йөрү билетын булдыру мәсьәләсенә ачыклык керткәннәр

Бүген – 25 гыйнварда Бөтенроссия студентлар көне билгеләп үтелә. “KazanFirst” редакциясе, студентлар арасында сораштыру үткәреп, “һөнәри” бәйрәмнәре хөрмәтенә аларның “проезднойлы” булырга теләүләрен ачыклаган. Тик “өчле капчыклары”на “автомат” зачет яки имтихан төшләренә генә кергән кебек, аларга юл йөрү билеты тәтемәячәк икән әле.

Агентлык журналистлары студентның күпме акчасының юлга китүен исәпләп чыгарган. Атнасына 6 көнлек укудан чыгып, көненә ике тапкыр: дәресләргә бару һәм кайту чыгымы исәпкә алынган. Бу очракта егет-кызларга атнасына – 12 тапкыр, аена – 48 тапкыр транспортка утырасы. Бер тапкыр барган өчен банк картасы белән – 38 сум, “тере” акча белән – 42 сум түлисе. Студент аена юлга 1824 сум яки 2016 сум тота, дигән сүз.

Әлбәттә, студентларның “юка” гына кесәсе өчен аз акча түгел. Хәбәрче, аларны кызганып, Яшьләр эшләре министрлыгына, төбәктә студентлар өчен “проездной” пәйда булырмы икән, сорау белән мөрәҗәгать иткән. Республиканы, яшьләр, студентлар төбәге, дип юкка гына атамыйлардыр бит, дигән булып…

– Студентлар өчен юл йөрү билетын булдыру мәсьәләсе инде күптән күтәрелде: аны 2010 елда ук Татарстан Студентлары лигасы тәкъдим иткән иде. Барлык студентлар өчен “проездной” булдыруның күпмегә төшәсе мәгълүм булгач (биредә сүз йөзләрчә миллион сум турында бара), Татарстанда транспорт грантын гамәлгә кую турында карарга киленде, – дип белдергәннәр Яшьләр министрлыгыннан.
Шунысы кызык: Министрлык мәгълүматларына караганда, грантка акча күләме моннан 5 ел элегрәк – 2019 елда арттырылган. Шуннан бирле юл йөрү бәясенең һәр ел саен үсеп торуын барыбыз да бик яхшы белә. Ведомство җавабы буенча фикер йөртсәк, студентларга юл йөрү билеты турында сүз дә булырга мөмкин түгел.


Фикер өстәү