25 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия студентлары көне (Татьяна көне)

Бу бәйрәм Россия Президенты 2005 елның 25 гыйнварында кул куйган указ нигезендә рәсми төстә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тарихы ике гасырга сузыла һәм ул Мәскәү университеты ачылуга бәйле. 1755 елның 25 гыйнварында, Татьяна көнендә, императрица Елизавета Петровна Мәскәүдә беренче Россия университетын гамәлгә кую турындагы указга кул куя. Башта Татьяна көне университетның туган көне буларак бәйрәм ителә, соңрак бу традиция югары уку йортлары булган башка шәһәрләргә дә күчә.

 

Россия Хәрби-диңгез флоты штурманы көне

Элек Хәрби-диңгез флоты штурманы көне язгы һәм көзге көн белән төн тигезлеге көнендә билгеләп үтелә иде. Әмма 1997 елдан бу датаны 25 гыйнварда – 1701 елда Петр I тарафыннан Россия флотының штурман хезмәте нигезләнгән көнне билгеләп үтәләр.

 

Мендельсон маршы

Мендельсон маршы беренче тапкыр 1858 елның 25 гыйнварында узган монархлар туенда уйнала. Музыканы инглиз принцессасы Виктория үзе сайлый. Ул бу көйне балачагында беренче тапкыр ишеткән була.

 

Милләтләр лигасы

1919 елда Милләтләр Лигасы барлыкка килә. Ул – Версаль килешүе буенча төзелгән халыкара оешма. 1934 елның 28 сентябреннән 1935 елның 23 февраленә кадәр чорда Милләтләр Лигасына 58 дәүләт-әгъза кергән. Милләтләр Лигасының максаты — дөньяда тынычлык урнашуы, иминлекне тәэмин итү. 1946 елда үз эшчәнлеген туктата. Милләтләр Лигасының эшен Берләшкән Милләтләр Оешмасы дәвам итә.

 

Беренче Олимпия уеннары

100 ел элек (1924) Франциянең Шамони шәһәрендә Беренче Кышкы Олимпия уеннары ачыла. Ярышларда катнашу өчен 16 илдән 258 спортчы килә. Уеннар 5 февральдә тәмамлана.

 

 

 


Фикер өстәү