25 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара югалган балалар көне

Бу көннең тарихы АКШта башлана. 1979 елда мәктәптән кайтышлый 6 яшьлек Эвиан Пэйтс юкка чыга. Дөнья бетереп эзләсәләр дә, ул табылмый. Шушы вакыйгадан соң 4 ел үткәч, АКШ президенты Рональд Рейган 25 майны дәүләт күләмендә Югалган балалар көне дип игълан итә.

Тиздән бу инициативаны Европа илләре дә күтәреп ала, 1997 елда Югалган һәм эксплуатацияләнүче балаларны халыкара эзлү үзәге (ICMEC) оештырыла, 25 май Халыкара югалган балалар көне дип игълан ителә.

Россиядә бу уңайдан рәсми чаралар беренче тапкыр 2012 елда уза.

Россиядә Филолог көне

Филологлар көне — үзенең тормыш юлын, эшчәнлеген филологиягә багышлаган кешеләрнең профессиональ  бәйрәме.  Россиядә Славян язу һәм мәдәнияте көненнән соң 25 майда үткәрелә. Бу бәйрәм лингвистлар, әдәбият галимнәре, тел һәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр, тәрҗемәчеләр, гомумән алганда, филология фәне белән бәйләнештә булган һәркем өчен уртак бәйрәм булып санала.

Бунт

1682 елның 25 маенда Мәскәүдә патшабикә Софьяны хакимият башлыгы урынына китергән укчылар бунты башлана. Федор Алексеевич патшалык иткән вакытта Мәскәү укчыларының канәгатьсезлеге артканнан-арта бара: казна буш, акча даими түләнми. Патша үлгәннән соң тәхеткә Петр килә. Софья вәзгыятьне үз файдасына үзгәртергә карар кыла. Нәкъ менә ул укчылар арасында фетнә башлап җибәрә, бунт көнендә алар корал белән Кремльгә китәләр һәм патшаны кулга алалар.

Беренче гимназия

1798 елның 25 маенда  император Павел I 1759 елда императрица Елизавета Петровна указы  нигезендщ беренче гимназия эшчәнлеген яңарту турындагы указга кул куя. Бу бердәнбер татар, гарәп һәм башка көнчыгыш телләрен өйрәтүче гимназия була. Император шулай ук гимназия карамагына князь Григорий Потемкин-Таврическийның сирәк очрый торган һәм кыйммәтле китаплар һәм кулъязмалар саклаган уникаль китап коллекциясен тапшырырга куша.

112

2014 елның 25 маенда Татарстанда 112 бердәм телефон элемтәсе номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасы эшли башлый. Шуның өстенә, 112 номерыннан тыш, җирле телефон элемтәсе челтәрләрендә 01, 02, 03, 04  номерлары,  кәрәзле элемтәдә 101, 102, 103, 104 номерлары кала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү