Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан ассоциациясе башлыгын «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан ассоциациясе башлыгы Илсур Гайфуллинны «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде. Тиешле документ республика Рәисе сайтында пәйда булды.

Указда Гайфуллин «һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм актив иҗтимагый эше өчен» бүләкләнүе хакында әйтелә.

Элегрәк Владимир Путин Минтимер Шәймиевка Россиянең югары бүләген тапшырды. Аны Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләделәр.


Фикер өстәү