Путин Рөстәм Миңнехановны «Ватан алдындагы казанышлары өчен » II дәрәҗә ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә ордены белән бүләкләгән. Бу җәһәттән Указ хокукый мәгълүматлар интернет-порталында басылып чыккан.

Бүләк Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм күп еллар буе намус белән эшләгән өчен бирелә.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин 20 гыйнварда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее уңаеннан Россиянең иң югары дәрәҗәдәге бүләге – Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде.


Фикер өстәү