Владимир Путин Луганск һәм Донецк халык республикалары бәйсезлеген тану турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Луганск һәм Донецк халык республикалары бәйсезлеген тану, шулай ук Россия белән республикалар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек урнаштыру турындагы указга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга аларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать иткән иделәр. Дүшәмбе көнне утырышта бу тәкъдимне Куркынычсызлык советы әгъзалары хуплады.

Владимир Путин Куркынычсызлык советы белән узган киңәшмәдә көн ахырына кадәр ДХР һәм ЛХР бәйсезлеген тану турында карар кабул итәчәген белдергән иде.


Фикер өстәү