21 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара туган телләр көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының истәлекле датасы. 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО генераль конференциясендә гамәлгә куела. Әлеге дата 1952 елның 21 февралендә булган вакыйгалардан чыгып куела. Бу көнне Бангладешта полиция хезмәткәрләре бенгал телен яклаучы студентларны атып үтерә. Алар үз телләрен дәүләт теле итеп тануларын таләп иткән булалар.

Бүген дөньяда 7000 гә якын тел бар. Белгечләр әйтүенчә, берничә буын яшәгән чор эчендә аларның яртысы юкка чыгарга мөмкин. Барлык телләрнең 96 процентында планетада яшәүчеләрнең бары тик 4 проценты гына сөйләшә.

 Бөтендөнья экскурсоводлар көне

Бәйрәм 1990 елда Бөтендөнья экскурсоводлар ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Шул җәһәттән күп кенә илләрдә зур чаралар үткәрелә.

103 ел элек (1920) Россияне электрификацияләү буенча 200 дән артык белгечтән торган дәүләт комиссиясе төзелә

Комиссия тарафыннан кабул ителгән проект 10-15 елга исәпләнә һәм 20 җылылык, 10 гидроэлектрстанция төзүне күздә тота.

239 ел элек (1784) Екатерина II указы белән Ахтиар шәһәренә Севастополь исеме бирелә

1783 елның апрелендә Кырым Россиягә кушылганнан соң, ярымутрауга Екатерина II боерыгы белән хәрби портны төзергә урын эзләү өчен «Осторожный» фрегаты җибәрелә. Төзелеш өчен Ахтиар бухтасын сайлыйлар. 1783 елда ук таштан өч йорт салалар. Башта шәһәр Ахтиар дип атала. Бу исем ерак түгел урнашкан Ак Яр дип аталган татар авылыннан алынган. Екатерина патша указы белән ул Севастопольгә үзгәртелә. Грек теленнән алганда, ул Дан шәһәре дигәнне аңлата.

Бер ел элек (2022) Россия Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасының бәйсезлеген таный

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының мөрәҗәгате уңаеннан илнең Иминлек советының ашыгыч утырышы чакырыла. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Россия Президенты Владимир Путинга үз игълан ителгән республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итә.

Россия Президенты Донецк Халык Республикасын һәм Луганск Халык Республикасын тану турындагы указларга кул куя. Документларны, шулай ук, республика башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник имзалый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү