Казан мэриясе балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар уздырды

Күптән түгел Казан мэриясе һәм мәгариф идарәсе Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Балалар бакчаларында сөйләм теленә өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары» семинарлар циклының беренче чарасын уздырды. Анда татар теле тәрбиячеләре, методистлары һәм мөдирләр – барлыгы 500 гә кеше катнашты.

Семинар – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» исемле семинарлар циклының дәвамы һәм Туган тел көненә багышланган чараларның берсе. Узган ел әлеге темага барлыгы өч семинар уздырылып, очрашуларда меңгә якын укытучы катнашкан.

Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов чыгыш ясады.
–2021нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, мәгариф өлкәсендә бик әһәмиятле проектлар эшләнелде. Без шуларның берсен – укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен семинарларны дәвам итәргә булдык. Чыннан да, бу чаралар алар өчен мөһим, чөнки без үз эш алымнарыбызны һәрвакыт яңартып торырга тиеш, – диде Ирек Ризванов.


Семинарның төп үзенчәлеге: ул – креатив, яңача карашлы, заманча тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы.
Чарада балаларга татар телен өйрәтүдә шактый тәҗрибәсе белгечләр чыгыш ясады. Унбер лицее, «Сәләт» мәктәбе татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова татар курчаклары проектын тәкъдим итте. Ул курчаклар ярдәмендә уен форматында балаларны татар сүзләренә өйрәтү, төрле темаларга сөйләшү алымнарын күрсәтте.

«Акыллым» шәхси татар балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Саетзадина иртәнге түгәрәк вакытында сөйләм телен үстерү алымнары белән бүлеште, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә реджио алымнарын куллану турында сөйләде. Реджио педагогикасы – үзенә күрә тәрбия фәлсәфәсе. Бу алымның төп принциплары: баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, сәләтенә ышану; нәтиҗәгә караганда процессның мөһимрәк булуы; бай, иҗади мохит; шөгыльләр сайлау мөмкинлеге, фантазия, образлы уйлауны үстерү. Ә тәрбияче ярдәмче, баланың кызыксынуын күзәтеп, үстерү мөмкинлеге арттыручы буларак чыгыш ясый.


101нче балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева полилингваль белем бирү моделе: апробациянең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге балалар бакчасы өч телдә белем бирү белән аерылып тора: биредә балалар татар, рус, инглиз телендә дә бертигез сөйләшә. Мөдир сүзләренчә, бу юнәлеш – тәрбиячеләрдән дә, җитәкчеләрдән дә зур дәрәҗәдә көч таләп итә. Әлеге система кадрларны, программаны, методик яктан тәэмин ителешне дә үз эченә ала. Биредә татар телен дә яңа, заманча ысуллар ярдәмендә өйрәтә башлаганнар.


–2021 елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларына мониторинг уздырдык. Бу Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре һәм Казан федераль университеты укытучылары тарафыннан башкарылган эш иде. Аның нәтиҗәсендә укытучылар, тәрбиячеләр, методистларга төрле алымнар белән танышу җитми дигән фикергә килдек. Чарага тәрбиячеләрне генә түгел, мөдирләрне дә чакырдык. Чөнки бик күп нәрсә җитәкчедән тора, бөтен нәрсә аннан башлана. Әгәр дә җитәкченең омтылышы, эшлим, дип ашкынып торган теләге юк икән, ул башкаларда да эшләү дәртен кабызмаячак, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Балалар бакчаларында татар теле тәрбиячеләре өчен шушындый семинарлар март-апрель айларында дәвам итәчәк. Мөдирләр өчен менеджмент юнәлешендәге семинарлар көзгә планлаштырыла.


Фикер өстәү