QR-кодлар кертелүгә бәйле зыянны каплау өчен транспорт оешмаларына акча түләнәчәк

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелүгә бәйле зыянны каплау өчен, транспорт  оешмаларына ноябрь һәм декабрь айлары өчен акча тәгаенләнгән. Аларга барлыгы 85,5 миллион күчереләчәк. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта министрлык муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән транспорт оешмаларына акча бирү турында килешүләр төзи. Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, акча муниципалитетларның имзаланган килешүләр һәм заявкалар тапшыруына карап күчереләчәк. Бүгенгә министрлыкка 38 муниципалитетның 13еннән килешүләр алынган инде. Муниципаль берәмлекләр, акчаны, үз чиратында, транспорт оешмаларына бирәчәк.


Фикер өстәү