Пассажирлар йөртү турында республика законына үзгәрешләр керткәндә шәһәр һәм районнарның тәкъдимнәре исәпкә алыначак

Бөгелмәдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, парламентарийлар автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Бүген утырышта комитетның 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.

Парламентның профильле комитеты әгъзалары бу ел дәвамында республиканың эре шәһәрләрендә җәмәгать транспортында пассажирлар ташу мәсьәләләренең ничек хәл ителүен, тулаем алганда, транспорт схемасы ничек тормышка ашырылуын өйрәнделәр. Исегезгә төшерәбез, бу елның гыйнварында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә муниципалитетны җәмәгать транспорты эше өчен тәнкыйтьләде, шул исәптән Бөгелмәне дә тәнкыйть утына тотты. Еш кына пассажирлар йөртүчеләр килеп туган икътисади шартларга түзми һәм пассажирлар йөртү базарыннан китә. Автобусларның маршрутлардан югалуы, үз чиратында, социаль проблема булып тора, чөнки халыкның канәгатьсезлеге транспорт көтү вакытына бәрабәр рәвештә арта. Әйтергә кирәк, Бөгелмәдә автобуслар хәрәкәте интервалы 60-90 минут тәшкил итә.

Комитет утырышында пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, республика муниципалитетлары транспорт проблемасы белән беренче ел гына очрашмый.
«Бүген Бөгелмәдә безнең комитет тулы бер «транспорт пакеты»н карый: бу – махсус тармак законы белән такси эше мәсьәләләрен беренче тапкыр җайга сала торган федераль инициатива да (моңа кадәр бу мәсьәләләр профильле булмаган законның аерым юлы белән генә җайга салына иде), моннан тыш, республика законына үзгәрешләр кертәбез, асылда, яңа закон кабул итәбез», — дип белдерде Александр Тыгин журналистларга.
Хәзерге вакытта республикада 164 муниципальара даими пассажирлар йөртү маршруты теркәлгән, барлыгы 45 пассажир йөртүче эшли, шул исәптән 15 эре автотранспорт предприятиесе. Пассажирларны 2 меңләп автобус йөртә, шуларның 164е шәһәрара маршрутларда эшли. Моннан тыш, республиканың эре шәһәрләрендә 472 берәмлек электр транспорты эшли, шул исәптән 249 трамвай, 208 троллейбус, 15 метрополитен поезды бар. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче кварталында автотранспорт предприятиеләре тарафыннан 20 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Автобусларның 60% тан артыгы 10 еллык. Хәрәкәттәге составның искерүе күп кенә АТПларның  зур проблемасы булып кала бирә.
Хәзерге вакытта профильле министрлыкта транспорт схемасын төзү һәм гамәлдәге маршрут челтәрен оптимальләштерү буенча эш алып барыла. Экспертлар фикеренчә, бу күп кенә проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында» республика Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнгән. Закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында беренче укылышта каралачак. Бүген парламентарийлар муниципалитетлар вәкилләренә үз төзәтмәләрен 27 июньгә кадәр җибәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.


Фикер өстәү