Дмитрий Песков Россиядә үлем җәзасын кире кайтару мәсьәләсе буенча сорауга җавап биргән

Россиядә үлем җәзасын кире кайтару көн тәртибендә тормый һәм, гомумән, әлеге мәсьәлә каралмый.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән. «Кремльдә бу җәһәттән бернинди фикер үзгәрмәде. Гомумән, әлеге мәсьәләне карамыйбыз», – дигән Песков, үлем җәзасын кире кайтару ихтималына кагылышлы сорауга җавап биреп.


Фикер өстәү