Быел Татарстанда өч балалар бакчасы ачылачак

Быел Татарстанда яңа 3 балалар бакчасын ачу күздә тотыла. Мәгариф һәм фән министры урынбасары –  Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты башлыгы Рәмис Мөҗипов туры эфирда белдергәнчә, соңгы өч елда 60ка якын яңа бакча төзелгән.

2019 елда – 30, 2020 елда – 28 (5 мең урынга – шуның яртысы ясле төркемнәре өчен). Узган елда исә 3 мең урынга 17 бакча (шул исәптән 1,2 мең урын – ясле төркемнәре өчен) ачылган. Инде быел яңа уку елына Казанның 59 нчы кварталында, Буа һәм Түбән Кама районнарында балалар бакчалары сабыйларны тәүге тапкыр кабул итәчәк.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, соңгы 3 ел эчендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 14 меңнән артыграк урын булдырылган. Республикада төрле профильдәге 2 меңгә якын балалар бакчасы эшләп килә. Аларга 215 меңнән артыграк сабый йөри. Бакчалар 50–300 урынга исәпләнгән


Фикер өстәү