Кремльдә армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр озайту турында сүз булмаган. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте.
» Бу тема турында сүз булмады. Әлбәттә, монда иң мөһиме – Оборона министрлыгы фикере. Тик Кремльдә бу җәһәттән бернинди фикер алышулар да булмады», — дип шәрехләгән Кремль вәкиле.
Элегрәк Федерация Советының Халыкара комитеты башлыгының беренче урынбасары, Федераль куркынычсызлык хезмәте генералы Владимир Джаббаров армиядә ике еллык хезмәтне кайтару кирәклеген әйткән иде.
Кремльдә хатын-кызларны армиягә чакыру турында да фикер алышмадылар, дип төгәлләгән сүзен Дмитрий Песков.