Кремльдә хәрби хезмәт срогын 2 елга җиткерүне карамаганнар

Президент администрациясендә Россия Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт срогын 2 елга кадәр арттыру каралмаган. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән, дип яза ТАСС.

Кремльдә әлеге мәсьәлә буенча төгәл генә фикер юк әле”, – дигән ул. Песков басым ясап әйткәнчә, хәрби хезмәт срогын озайту-озайтмау иң элек Оборона министрлыгының нинди карарга килүенә бәйле.

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасының Кырым төбәгеннән депутат Михаил Шеремет шундый тәкъдим белән чыккан иде. Аның әйтүенчә, бер еллык хәрби хезмәт солдатларны тиешенчә әзерләү мөмкинлеге бирми. “Армиябезнең хәрби әзерлеген үстерү өчен тиз генә вакыт эчендә ике еллык солдат хезмәтен кертергә кирәк”, – дип белдергән депутат.

Федерация Советының Оборона комитеты башлыгы Виктор Бондарев фикеренчә, армиядә хезмәт итү срогын ике елга кадәр җиткерүне сенаторлар да, Оборона министрлыгы, көч структуралары да хуплаячак.


Фикер өстәү