Мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарына өстәмә ял бирергә тәкъдим иткәннәр

Биредә сүз 14 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар турында бара.

Заманча сәясәт проблемаларын тикшерү институты директоры Антон Орлов мобилизацияләнүчеләрнең балалы хатыннарына өстәмә яллар бирүне тәкъдим иткән. Бу хакта “Санкт-Петербург” телеканалы яза.

Политолог Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать юллаган. Ул федераль хакимиятнең өлешчә мобилизациянең төгәлләнүе турында белдерүен искә төшергән.
Шул ук вакытта, Орлов билгеләп үткәнчә, мобилизацияләнүчеләрнең күбесе –гаиләле ир-егетләр. Хәрби хезмәткә чакырылулары сәбәпле, аларның хатыннарына эш арта: хәзер аларга көнкүреш, балаларын тәрбияләү-укыту мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итәргә туры килә.

Белгечнең тәкъдиме 14 яшькә кадәрге балалар үстерүче гаиләләргә кагыла. Аларга, хезмәт хакын саклап, 26сыннан 30 декабрьгә кадәр ял бирү тәкъдим ителә.


Фикер өстәү