Кремль вәкиле армиядә хезмәт итү вакытын озайту мәсьәләсенә ачыклык керткән

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, армиядә хезмәт итү вакыты 2 елга җиткерелерме, дигән сорауны Оборона министрлыгына юлларга тәкъдим иткән. Бу хакта ТАСС яза.

Узган ял көннәрендә социаль челтәрләрдә бер видео таралган иде. Анда Мәскәү өлкәсенең Дмитров, Талдом һәм Дубна шәһәрләре хәрби комиссары Михаил Фотин You-Tube каналы “Дмитров ТВ” эфирында 2023 елның языннан армия хезмәте срогының – ел ярымга, 2024 елның көзеннән – 2 елга кадәр җиткереләчәген белдерде. Берникадәр вакыттан соң ролик видеохостингтан алынды.

Соңыннан Мәскәү өлкәсе хәрби комиссары Алексей Астахов Россия Кораллы көчләрендә армия хезмәте срогын арттыруның планлаштырылмавын хәбәр итте. Аның белдерүе Россия Оборона министрлыгының рәсми телеграм-каналында бастырылды.

Исегезгә төшерәбез: быел көзен Дәүләт Думасының Кырымнан сайланган депутаты Михаил Шеремет армия хезмәтен 2 елга кадәр җиткерү тәкъдиме белән чыккан иде. Соңыннан “Ведомости” үз чыганакларына таянып язганча, әлеге тәкъдим Президент администрациясендә дә, Оборона министрлыгында да хупланмаган. Шуңа күрә закон проекты Дәүләт Думасына кертелмәгән.


Фикер өстәү