Келәттән музей ясаган 11 яшьлек Дамир Вәлиев: «Үз партиямне булдыру турында да уйланам әле»

Яшь буынның тарихка, милли мираска битараф булмаулары сөендерә. Шундый яшьләрнең берсе – Чаллыда яшәүче 11 яшьлек Дамир Вәлиев. Ул Актаныш районының Адай авылында авыл тарихы музее ачкан.

Кунагыбыз турында белешмә

 Дамир Чаллыдагы 28 нче мәктәпнең 5 нче сыйныфында белем ала.

Тарих, борынгы әйберләр белән кызыксына.

 Киләчәктә үз партиясен булдырырга тели.

Дамир, музей ясау идеясе ничек барлыкка килде?

– Дәү әнием белән бергә «Заброшенная Россия» телеканалын карарга бик яратабыз. Андагы бер тапшыруда алып баручы төрле авыллар буйлап йөри һәм борынгы җиһазлар җыя, ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм итә. Әлеге канал Ватаныбызның иркен һәм тарихи мираска бай булуын күрсәтә. Шуннан илһамланып, мин дә узган ел җәй көнне, авылга каникулга кайткач, дәү әнидән иске келәт йортында музей ясарга булышуын сорадым. Ул бик теләп ризалашты. Музейны быел эшләп бетердек. Ул әлегә өйнең бер ягын гына алып тора. Киләчәктә аны киңәйтергә телибез.

– Тарих белән кызыксынуың нәрсәдән башланды?

– Тарих белән нәни чактан ук кызыксына башладым. Сугышлар, анда кем катнашкан, Советлар Союзы турында сораша идем. Ташлар, тәңкәләр җыю белән дә мавыктым. Чаллыда без әни белән антиквариат әйберләр сатыла торган кибеткә йөрибез. Аннан тәңкәләр, значоклар, тарих турында китаплар, борынгы купюралар алабыз.

– Авыл тарихы музеенда нәрсәләр урнаштырдыгыз?

– Музейга тарихи ядкәрләр, совет заманнарыннан калган җиһазлар, көнкүреш әйберләрен куйдык. Аларны авылдан, кайсыберләрен шәһәрдән табам. Әби-бабаларымнан калган әйберләр дә күп. Музейда барлык экспонатларны матур итеп киштәләргә урнаштырдык. Авылдагылар да үзләренең авыл тарихына бәйле истәлекләрен китерә.

– Музейны карарга килүчеләр дә бар, димәк?

Әйе, авылдашлар килеп карыйлар, кызыксыналар. Мин аларга музейны күрсәтәм, экспонатларның тарихын сөйлим. Аларга да, үземә дә бик ошый.

– Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнергә яратасың?

– Тарих турында китаплар укырга, тарихи урыннарда булырга яратам. Быел җәй көне Татарстан буенча экскурсияләргә йөрдек, күп кенә музейларда булдык. Бабай белән Болгарга, Зөя утравына бардык.

Киләчәктә кем булырга телисең?

– Киләчәктә тарихчы булырга телим. Үз партиямне булдыру турында да уйланам әле.

– Алга таба тагын нинди идеяләрең бар?

– Безнең республикада борынгы җиһазлар җыю, ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм итү идеясен тормышка ашырырга кирәк дип уйлыйм. Ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәребез күп. Аларга булышырга кирәк. Кешеләр өйләрендәге борынгы әйберләрне дә чыгарып ташламасыннар иде. Бу бит – истәлек. Ватаныбызны, тарихыбызны, милли мирасыбызны сакларга, туган җирне кадерләргә кирәк.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина


Фикер өстәү